Урамда акча җыеп утыручыларга хәер бирергәме? | Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә

Көн кадагына

Җир асты кичүеннән узганда көн дә хәер сорашып утыручы бер кыз очрый. Ярты ел элек пәйда булды ул һәм көн саен шул урынга килеп утыра да каршысына акча җыярга тартма чыгарып куя. Баштарак, аны кызганып, акча суза идек. Гел күзгә чалынгач, бирми башладык. Кайчакта аның фәкыйрь булуы шик тә уята. Мохтаҗдан кәсепчене ничек аерырга, һәр сораучыга хәер тиешме? Казандагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән шул хакта сөйләштек.

Нурулла хәзрәт, авылда әбиләр, ярдәм сораучыны кире борырга ярамый, хәерче киемендә Хозер Ильяс булырга мөмкин, дип әйтәләр иде. Бу сүз каян килеп чыккан?

– Ислам динендә мохтаҗларга битараф калмау дигән нәрсә бар. Коръәни Кәримдә, мөэмин-мөселманнарның малында фәкыйрьләрнең дә өлеше бар, диелә, ягъни мал синеке генә түгел, аны башкалар белән дә бүлеш. Соранып йөрүчегә бирергәме дигәндә, динебез буенча, теләнчегә бирмәскә, дигән фәтва бар, чөнки ул теләнүне кәсеп итеп алган. Пәйгамбәребез: “Теләнеп йөрү битеңне тырнакларың белән ерткан кебек, соранып йөрүчене Аллаһы Тәгалә хәерчелеккә батырыр”, – ди. Элек кеше динлерәк булган һәм сорашып йөрүне кәсеп итмәгән. Бик нык мохтаҗлыгы төшсә генә ул бу адымга барган. Хозер Ильяс урам почмагында яки машиналар арасында ярдәм сорап утыручы түгел. Кешегә шәхсән килеп эндәшә. Хозер белән Ильяс – икесе ике кеше. Риваятьләр буенча, Хозер патша малае була. Патша аны гыйбадәтханәгә бикләп куя. Егет аннан кача һәм гыйлем ала. Динчеләр арасында, андый кеше юк, дип әйтүчеләр дә бар. Ильяс – пәйгамбәр, Аллаһы Тәгалә аңа үлемсезлек биргән. Ул кешеләрнең явызлыгыннан туеп, бөтен вазифасын калдырып, илләр гизәргә мосафир булып чыгып китә. Хозер галәйһиссәлам соранып йөрми, ул авырлыкка очраганнарга гыйлеме, киңәше белән ярдәм итә. Ильяс пәйгамбәр яңыңа килеп, берәр нәрсә сорарга мөмкин. Ул шулай итеп, кешеләрнең күңел халәтен сыный. Кемдер сынауны үтә, кемдер каты бәгырьлелек күрсәтә.

– Хәер бирүнең тәртибе, шартлары нинди?

– Хәер бирүнең тәртибе дә, вакыты да билгеләнмәгән. Ул акча белән генә дә исәпләнми. Кешегә ярдәм итү, акыллы киңәш бирү, хәтта елмаю да – сәдака. Кайвакыт хәерне унар сум биргәнче, җыеп тапшыруың хәерлерәк. Дөрес, монда күңел халәтеңә дә карыйсың. Хәер кешене юл һәлакәтеннән, гомумән, бәла-казалардан, күңелсезлекләрдән саклый, авырулардан аралый.

– Сәдаканың күләме бармы? Бер хәдистә, берәүнең исән чагында биргән бер дирһәм сәдакасы үлгән вакытында биргән мең дирһәм сәдакасыннан хәерлерәк, диелгән.

– Дин тарафыннан куелган хәерләр бар. Болар – зәкят, гошер, фитыр, һидия сәдакалары һәм аларның күләме билгеләнә. Үзең теләп биргән хәернең күләме юк. Бу очракта энә дә, дөя дә – бүләк, дип әйтелә. Энә бүләкне фәкыйрь кеше ясый ала, дөясе байларга кагыла. Фәкыйрь кеше, сәдаканы аз бирәм, дип оялмасын, чөнки энә дә – бүләк. Бер мең сумы булган кеше йөз сум бирсә, уннан берен биргән булып чыга. Ун меңе булган кеше йөз сум бирсә, йөздән береннән өлеш чыгарган санала. Исән-сау чакта бирелгән сәдаканың савабы күбрәк. Үләр алдыннан кешегә мал кирәкми, шуңа күрә тегендә-монда акча тарату бата барган кешенең саламга ябышуын хәтерләтә. Дөнья малы, акча кала, аларны беркем дә алып китә алмый.

– Коръән ашында сәдака тарату тиешме? Ул табында мескеннәр, фәкыйрьләр, ятимнәр утырмаска мөмкин бит.

– Сәдака бирүне беркайда да тыярга ярамый. Коръән ашында сәдака бирешүне мал алышу гына дип кабул итәргә мөмкиннәр. Беренчедән, кеше аны акчам үземә кире кайтыр әле,

дигән нияттән бирми. Сәдака – саранлыгыңны җиңү, нәфесеңне дәвалау да ул. Кардәшеңә сәдака бирсәң, дуслык, туганлык хисләре уяна. Акчаңны алмыйм, мин хәерчеме әллә, дип тавыш күтәрү шулай ук ярый торган гамәл түгел.

– Хәерне биргәндә, мохтаҗ булдымы соң бу, әллә юкмы, дигән шикне күңелгә кертү, бәлки, үзе үк гөнаһтыр?

– Коръән буенча фикер йөрткәндә, чын фәкыйрь үзенең авыр хәлен сөйләп йөрми, соранмый, ул оялчан була. Аның хәлен аңлап, үзең ярдәм кулы сузсаң гына. Танышлар арасында андый кеше булмаса, сәдаканы ярдәм фондларына, авыруларга, ятимнәргә, мәчет-мәдрәсәләргә тапшырырга мөмкин. Мәчетләрдә мохтаҗлар исемлеге дә бар. Аны тыныч күңел белән бирергә кирәк. Бер хәдистә, хәер фәкыйрь кулына төшкәнче, Аллаһ кулына төшә, диелгән. Ул сүзләргә, Аллага биргән кебек яхшыны бир, дигән мәгънә дә салынган. Гомумән, сәдаканы мохтаҗрак якын кешеңә – туганыңа, күршеңә, сыйныфташыңа, хезмәттәшеңә бирүдән башларга кирәк.

– Икенче бер хәдистә, яшерен бирелгән сәдака Раббыңның ачуын басар, дип язылган…

– Кешене ачуланырлык сәбәпләр күп, адәм баласы гел гөнаһ кылып тора. Хәтта укыган намазы да Аллаһының ачуын чыгарырга мөмкин. Сәдака белән Аллаһның ачуын тыеп торасың. Аны кеше күрсен дип түгел, яшерен бирсәң, рия булмый.

– Мәчеләргә, этләргә, кошларга ризыкны, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, әрвахлар өлеше булсын, дип бирү дә сәдакага керәме?

– Кеше сәдака биргәндә, әрвахларга савап булсын, дип ниятләгәндә, дога кылынмаса да, савабы әрвахларга барачак. Кошлар, мәчеләр ашату, һәр җан иясенә игелек кылу да – сәдака. Гөлгә су сибү дә саваплы. Болар нияткә карап эшләнә. Әмма бай кешенең, сәдака бирмичә, чәчәккә су сибеп йөрүе дөрес булмас иде. Фәкыйрь кеше бакчасында үскән ризык белән бирергә мөмкин. Сәдака бирүдән, кешегә ярдәм итүдән курыкмасак иде. Ул малны киметми, киресенчә, Аллаһы Тәгалә арттырып бирәчәк. Аллаһы Тәгалә каршында да, кешеләр арасында да дәрәҗәң күтәреләчәк.

 


Фикер өстәү