Кабакны дөрес итеп җыеп, тиешенчә саклау серләре

Бакча кояшы, көз патшабикәсе, кызгылт сары юанкай… Тирә-юньгә әйтеп бетергесез ямь биреп, миңа кара, мине ал, дигән кебек түтәлдә чүлмәктәй тәгәрәшеп яткан кабаклар, ирексездән, әнә шундый ягымлы сүзләрне искә төшерә. Бакча күрке булуы – бер хәл, бик тәмле һәм файдалы да әле ул. Тик сихәтен һәм тәмен җуймас өчен, кабакны дөрес итеп җыеп, тиешенчә саклый белергә дә кирәк.

Түтәлне бушатыр чак

Язмабызда кызгылт сары юанкайга иркенләп тукталуыбыз очраклы түгел. Ник дигәндә, аны җыю вакыты җитте. Сентябрь урталары – түтәлләрне кабактан бушату өчен иң кулай вакыт. Артык өлгереп, бакчада озаграк “тоткарланган” очракта витаминнары һәм микроэлементлары югала башлый, ә инде “ялгышып” кына төшкән беренче кырауга эләксә, бөтенләй дә череп әрәм булырга мөмкин чөнки. Шулай да сабы кипкән һәм каты булырга тиеш. Яшел икән, өлгереп җиткәнен бераз көтеп тору әйбәт. Көтеп булмаса, коры җылы урынга җыеп куйсаң, шунда өлгереп җитәчәк. Ә инде өлгергәнлегенә шик туса, яшелчәгә җиңелчә генә тырнак белән тиеп-басып алырга мөмкин. Тышчасына тырнак кермәсә яки авырлык белән генә керсә, димәк, кабак саклауга куярга әзер.

Сабын өзмәскә

Кабакны, әлбәттә инде, коры аяз көндә җыеп алырга тырышыгыз. Ә инде яңгырларга китсә, аязганны көтеп ятмыйча, җыеп, караңгы коры урынга киптерергә кую шарт. Аннан килеп, яшелчә җыюда кайбер кагыйдәләрне истән чыгармаска. Кабакны сабагыннан ничек туры килсә – шулай өзмәскә, бәлки 4 – 7 сантиметр озынлыкта “койрык” калдырып, чиста үткен пычак яки бакча кайчысы белән кисеп алырга. Болай эшләгәндә, сабакка бактерияләр керми кала һәм кабак, черемичә, озак саклана. Яшелчәне сабагыннан тотып йөртергә ярамый. Юкса өзелергә мөмкин. Ә бу аның тизрәк черүенә китерә. Сабагын гына түгел, үзен дә тотарга кирәк, димәк. Сабагына, тышына зыян килгән кабакларны беренче чиратта кулланырга. Ә инде бик тә сакчыл бакчачылар, җыйганда яки саклауга куйганда, яшелчәнең җәрәхәтләнгән урынына яшел-зәңгәр сөртә яки пластырь ябыштыра.

Саклау серен белергә

Саклауга куйганчы, кабакны 2-3 атна дәвамында якты (әмма кояш нурлары төшеп тормасын) җылы (+20 градус чамасы) бүлмәдә тотарга кирәк. Нәкъ менә шушы чорда яшелчәдә витаминнар туплану процессы бара, йомшагы тагын да татлырак һәм хуш ислерәккә әйләнә. Мондый шартларда яшелчә тулысынча өлгереп җитә.

Аны берничә ысул белән сакларга мөмкин:

* “свежий” килеш идән астында яки базда.

* өлешләргә бүлеп, берникадәр вакыт суыткычта (суыту камерасына катырырга кую әйбәтрәк).

* кайнатмасын ясап.

Кабакны саклау өчен иң әйбәт температура +2дән +4кә кадәр, дымлылык 75 – 80 проценттан артмаска тиеш. Дымлылык бу күрсәткечтән артып китсә, кабак чери. Кыскасы, аны саклауга кую өчен иң кулай урын – идән асты яки нәүрәп. Бакча кояшын анда 6 – 9 айдан артыграк, ягъни кышын, язын һәм хәтта җәйнең бер өлешендә (иртә өлгерешле сортлары өлгергәнче) дә сакларга мөмкин. Саклау өчен тартма-мазар кирәкми: сабын өскә яки кырыйга каратып, агач киштәләргә урнаштырасы гына. Тик бер шарты бар: бер-берсенә тиеп тормаска тиеш.

Игътибар! Саклау вакытында сабагы чери башлавын күреп алсагыз, беренче чиратта черегән өлешен кисеп алырга, шуннан киселгән урынга яшел-зәңгәр сөртергә яки агач көле сибәргә кирәк. Әлбәттә, кабакны өйдә карават астында да сакларга мөмкин. Әмма бу очракта саклау вакыты күпкә ким булачак (3 – 6 ай чамасы). Идәнгә линолеум җәелгән икән – кабакны тактага урнаштыру әйбәтрәк. Сүз уңаеннан, яшелчәне балконда зур агач тартмаларга салып сакларга мөмкин булуын да әйтеп үтик.

Мондый очракта тартма төбенә кәгазь җәяргә һәм кабакларны җылы юрган белән төреп куярга кирәк.

Бу – кызык!

* Кабакның “ватаны” – Мексика. Галимнәр әлеге ил территориясендә бик борынгы – якынча 7000 еллык кабак орлыкларын тапкан. Американы ачканнан соң, яшелчә әкренләп кенә башка континентларга да тарала башлаган.

* Кабак – ботаника күзлегеннән караганда, карбыз кебек үк, җиләк. Авырлыгы берничә йөз килограммга җитәргә мөмкин.

* Африканың кайбер илләрендә җирле халык кабакны, башлык рәвешендә кисеп һәм киптереп, мотоцикл шлемы итеп куллана.


Фикер өстәү