Флокс чәчәкләрен кышка ничек һәм кайчан әзерләп калдырырга? | Киңәш

Инстаграмда үзен бакчачылык эшләре буенча блогер буларак таныткан Эльмира ханым белән таныштык әле. Тәҗрибәле бакчачыдан балык Бистәсе районыннан Лилия исемле укучыбыз соравы буенча флокс чәчәкләрен кышка ничек һәм кайчан әзерләп калдырырга кирәклеген белештек. Ул болайрак җавап бирде.

“Флокслар турында сораган идегез. Аларны кисү чоры – сентябрьнең уныннан октябрьнең егермесенә кадәр. Иртә чәчәк ата торганнарын сентябрьнең егермесенә кадәр, ә соң чәчәк ата торганнарын октябрьнең береннән егермесенә кадәр кисәргә кирәк. Егерменче сентябрьдән унынчы октябрьгә кадәр чәчәк куакларының әйләнә-тирәсен “Фитоспорин-М” (10 л суга 5 г порошок кушабыз да 1-2 сәгать тоткач сибәбез) яки “Фундазол” (10 л суга 10 г порошок исәбеннән. Агулы препарат булганлыктан, пирчәткә һәм респиратор киеп эш итү әйбәт) белән эшкәртергә. Боларны сипкәннән соң ике атна үткәч, чәчәк төпләренә суперфосфат (бер төпкә – 2 аш кашыгы), көл (бер төпкә – 1 стакан) сибәргә. “Двойной суперфосфат” дигәнен – берәр аш кашыгы гына сибәргә. Флокслар 4 “яшь”тән узса, төпләренә черемә, тирес салып чыгу шарт. Бу – ашлама, шул ук вакытта чәчәк тамырларын өшүдән дә саклый. Чөнки флоксларның тамырлары елдан-ел арта һәм алар аска китми, киресенчә, туфракның өске катламына урнаша. Җирдән чыгып торырга да мөмкиннәр хәтта”.

Менә шулай, чәчәкләр дә әллә никадәр тәрбия сорый. Әмма киләсе елда бакчагыз аллы-гөлле флоксларга күмелеп утырсын дисәгез, иренмичә генә, Эльмира ханымның киңәшләрен тотарга кирәк булачак.


Фикер өстәү