Казан галимнәре мөһим ачыш ясаган

КФУның прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге базасында профессор, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Альберт Ризванов җитәкчелегендә арка мие зарарлануны дәвалау өчен нәтиҗәле һәм зыянсыз күзәнәк дарулары эзләү эше алып барыла. Галимнәр бу юнәлештә яңа ачыш ясаган.ТР Фәннәр академиясе шул хакта хәбәр итте.

Арка мие зыян күргәндә, кешенең организмы тиз арада җәрәхәт урынын капларга керешә, бу исә нерв күзәнәкләренә үсәргә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә аны дәвалау авырлыклар тудыра. Дөньяның күренекле галимнәре арка мие җәрәхәтләнгәндә кәүсәр (стволовой) күзәнәкләр һәм ген инженериясе казанышларын кулланып күзәнәкләрнең сизерлеген торгызу юлларын эзли.

Казан галимнәре кәүсәр мезенхим күзәнәкләрне күчереп утыртуның зыян күргән урынны дәвалауга һәм нерв күзәнәкләре арасында бәйләнешне тергезүгә йогынтысын күселәрдә сынап карыйлар. Бу вариант уңай нәтиҗәләр күрсәтә.

Ачышның авторлары кәүсәр күзәнәкләрне җәрәхәтләнүгә түгел, бәлки берничә атнадан соң күчерү нәтиҗәлерәк дип саный. Бу да бик мөһим – чөнки җәрәхәтләнгәннән соң ук, зарарланган урынны чистарту өчен оештырыла торган беренче хирургик операция вакытында мондый гамәлләр башкару өчен шартлар булмаска да мөмкин. Мондый авырулар еш кына кабат операциягә мохтаҗ була, бу вакытта әлеге технологияне куллану уңай.

Казан галимнәренең ачышы хәзер дуңгызларда сынау узды. Аның нәтиҗәләре дә, күселәрдәге кебек үк, нәтиҗәле. Димәк, кешеләрне дәвалауга да килеп җитәренә ышаныч бар. Ачыш патент белән ныгытылган, бу да арка мие зарарлану очракларын күзәнәкләр ярдәмендә дәвалау ысулының тиз арада клиникаларда файдаланыла башлавына нигез була ала.

Дөрес, бүгенге көндә күзәнәк продуктларын файдалану мәсьәләсенең хокукый ягы да әзер түгел әле. Норматив документлар кабул ителүгә, Казан галимнәре ысулны клиника шартларында сынау башлап җибәрергә җыеналар, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/15/193635/


Фикер өстәү