Казан җылылык бирү сезоны башлануга 99 процентка әзер

Казанның барлык социаль объектлары һәм йортларның 99 проценты ягып җылыту сезоны башлануга әзер. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казанда социаль өлкәдәге барлык 783 объект һәм үзәк җылылык белән тәэмин ителгән 5270 күп фатирлы торак йорт җылыту сезоны башлануга әзер. Барлык алты эре җылылык чыганагы, шул исәптән ТЭЦ-1, ТЭЦ-2 һәм ТЭЦ-3, «Савионово»,«Горки»,«Азино» эре котельнялары, шулай ук «Казэнерго» АҖнең 137 котельные һәм 50 ведомство котельные эшли башларга әзер», — диелә хәбәрдә.

Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетында җылылык булмау буенча халыктан шикаятьләр һәм гаризалар кабул итү өчен кайнар линияләр эшләячәк. Телефон номерлары Казан мэриясе порталында басылачак.

 


Фикер өстәү