Ни сәбәпле быелгы уку елында Россиядә 100 мең укучы парта артына утырмаган

Быелгы уку елында Россиядә 100 мең укучы парта артына утырмаган. Алар укырга һәм санарга өйрәнми дигән сүз түгел бу. Әти-әниләр гаиләдә укытуны кулайрак күрә башлаган. Үзебезнекеләр дә калышмый. Татарстанда ирекле укучылар саны 1,5 меңнән артык. Әти-әниләрнең мәктәпкә ышанычы беттеме, әллә балаларына рәхәтрәк тормыш телиләрме? “ВТ” хәбәрчесе шул сорауларга җавап табарга тырышты.

Күчтең дә бетте түгел…

2016-2017 уку елында илдә 14 миллион укучы белем алса, шуларның 8,5 меңе өйдә генә укырга булган. Яңа уку елында андыйлар 100 меңгә җиткән. Белгечләр үзлектән укырга теләүчеләрнең кинәт артуын мәктәпнең гаебе түгел, заманча белем алуның бер юлы дип саный. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, гаиләдә уку республикада да киң тарала бара. 2019 елның апрель аена китерелгән мәгълүматларга караганда, мондый алымны барлыгы 1535 укучының әти-әнисе сайлаган. Бер ел элек бу сан 500гә кимрәк булган. Алар арасында башлангыч сыйныфтан башлап югары сыйныф  укучыларына кадәр бар.

Республика белем сыйфатын күзәтү үзәге һәм районнардагы мәгариф бүлекләре уздырган тикшеренүләр күрсәткәнчә, өйдә укучыларның белеме мәктәпкә караганда түбәнрәк дип табылган. Моны имтихандагы уртача нәтиҗәләрдән чыгып бәяләгәннәр.

  • Узган ел ике укучы өйдә укырга күчкән иде, тик быел икесе дә кабат мәктәпкә кайтты. Бездә хәзер андый укучылар юк. Мин гаиләдә укуны бөтенләй хупламыйм. Әти-әниләрнең барысы да баласына булыша алмый бит. Укучыларга аралашу җитмәгәч, йомылып үсә, – ди Яңа Чишмә районының мәгариф бүлеге башлыгы Александр Еронтьев.

Чүпрәле районы мәгариф башлыгы Илсур Халитов та бала мәктәптә белем алырга тиеш дигән фикердә.

– Районда андый укучылар юк. Укучыларны да, әти-әниләрне дә мәктәптә уку канәгатьләндерә, димәк. Бары сәламәтлеге зәгыйфь балалар арасында гына өйдә укучылар бар. Дәүләт мәктәптә бушлай уку мөмкинлеге тудырган икән, нигә башка юлларны эзләргә? Районда барлыгы 2172 бала укый. Беренче сыйныфка 192 бала керде, – ди Илсур әфәнде.

Чаллыдагы 2 нче гимназия директоры урынбасары Нурзия Сәлимҗанова белдергәнчә, бу төр белем алуны дини гаиләләр сайлый. Былтыр өч укучы китсә, берсе быел 5 нче сыйныфка кире әйләнеп кайткан. Яңа уку елында тагын бер гаилә үзе укытырга булган.

  • Бу балалар яхшы укый иде. Тик дәрес калдырган, соңга калган чаклары булды. Кисәтү ясагач, әти-әниләр өйдә укытырга күчте. Алар балаларын туйганчы йоклату, мәктәпкә догасын укытып җибәрү яклы. Кайбер балалар үзләре генә калырга ярата. Андыйлар өчен уңайлыдыр ул, бәлкем. Әгәр әти-әниләрнең белеме җитә икән, өйдә укытсыннар. Шәхсән үзем укытмас идем, – ди урынбасар.

“Кирәкмәгән нәрсә ул”

Күрмәгәннең – күрәсе, күргәннең качасы килә. Казанда яшәүче Сәрия апа Закирҗанованың оныклары укытучылардан башка гына укып караган, тик бернәрсә дә барып чыкмаган.

  • Әниләренең теләге иде бу. Киленнең мәктәпкә ышанычы беткән иде, күрәсең. 3-4 нче сыйныфта укучы ике оныгыбызны укытып карады ул. Малайлар тәмам рәхәткә чыкты: мәктәпкә барасы юк, йокылары туя. Аның каравы, укуда да гамьнәре булмады. Бер елдан аларны кире мәктәпкә күчердек. Шөкер, хәзер уртача укыйлар. Гаиләдә укытуның гомумән, кирәге юк аның. Берәү дә кызыкмасын, мәшәкатеннән башка, файдасын күрмәдек, – ди Сәрия апа.

Мәктәптә барысы да катлаулы, программада кирәкмәгән нәрсәләр күп. Казанда яшәүче биш бала анасы Айсылу Зарипова әнә шулай ди. Моны ул кызларын укыту тәҗрибәсеннән чыгып әйтә. Укудан кайткач, өй эшеннән башлары чыкмый икән. Аларның хәтта түгәрәккә йөрергә дә вакытлары юк. Шуңа күрә уллары Әбделкәримне 1 нче сыйныфка мәктәпкә бирмәгәннәр.

  • Әтиләре шулай карар кылды. Математиканы яхшы белгәч, кызларга ул булыша. Уку программасы бигрәк баш катыргыч, – ди. – Шуңа күрә улыбызны рус классикасы мәктәбе программасы буенча укытырга булдык. “Орион” дигән үзәккә атнага өч мәртәбә йөри. Берничә сәгать кенә укып кайта. Айга 3,5 мең сум түлибез. Мәктәптә чыгымнар аннан да күбрәк китә иде. Монда акча җыю дигән нәрсәләр юк. Төрле түгәрәкләргә йөри. Безгә бик ошый, – ди Айсылу.

Бәйләнмиләр, бу – безнең хокук

Түбән Камада яшәүче биш бала тәрбияләүче Кәримовлар өч баласын да икенче ел өйләрендә укыта икән.

  • Бик рәхәт, балаларның йокылары туя, теләгән җиргә барабыз. Интернет аша онлайн курсларда укыйлар. Имтиханнарны Мәскәүдәге мәктәпкә тапшыралар. Быел 9 нчы сыйныфтагы укучы кызыбызның имтихан тапшырасы бар. Шуңа күрә сынауларны бирү өчен шәһәрдәге берәр мәктәпкә беркетергә уйлыйбыз, – ди Эльвира. – Музыка, рәсем, физкультура кебек артык-портык дәрес тә юк. Математика, физика, химия кебек фәннәрдән былтыр репетитор ялладык. Өйдә уку чыгымлырак, әлбәттә. Бер караганда, мәктәп формасы да, букчасы һәм башкасы да кирәкми. Өч балага айга 16шар мең сум китте. Дәресләрнең сәгать икедә башланганнары да бар. Әгәр соңга калсаң, кабатлап күрсәтәләр. Өйдә укытуны тикшереп йөргәләделәр, участковый да килде, анкета тутырттылар. Безгә бәйләнгәннәре юк. Бу – безнең хокук.

Белгеч сүзе:

КФУның  мәгариф  һәм психология  институты доценты Алла Твардовская:

– Өйдә укучыларга методик яктан дөрес итеп ярдәм күрсәтү мөһим. Психологик яктан караганда, төркемләп уку яшьтәшләр белән аралашырга, җәмгыятьнең культурасын, кыйммәтләрен кабул итәргә ярдәм итә. Өйдә укытып, бүгенге заманда аларны моннан мәхрүм итәргә мөмкин. Әгәр мондый уку төрен сайлыйсыз икән, барысын да төптән уйларга кирәк. Сыйфатлы  онлайн курслар, яхшы укытучыларның булуы мөһим.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү