Авылда бала тапкан өчен бер тапкыр бирелә торган түләүгә гариза кабул ителә

Россия Президенты Владимир Путин 2018-2027 елларда илдә балачак еллары дип игълан итте, яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен инициативалар кертелде. Авыл әниләренә бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу турыда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бала туганда бер генә тапкыр бирелә торган түләү Республика матди ярдәм үзәгенә, бала туганнан соң алты айдан да соңармыйча мөрәҗәгать ителгән очракта гына күчерелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шулай ук, авылда өч елдан да ким яшәмәгән һәм 2018 елның гыйнварыннансоң бала тапкан яшь хатыннарга бер мәртәбә түләү карары кабул ителгән. Шулай итеп, беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңа 50 000 сум түләнә, әгәр ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса – аңа 100 мең сум акча каралган.

Татарстанда беренче бала тапкан 1 331 яшь ана һәм өченче баласы туган 264 хатын-кыз 2019 елның 13 сентябренә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.


Фикер өстәү