Кариев театрына Нурбәк Батулла урынына хореограф алганнар

Казандагы Г.Кариев исемендәге яшьләр театрына Нурбәк Батулла урынына Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы Алмаз Низамовны алалар һәм өстәмә рәвештә халык биюләре остасы ялларга планлаштыралар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта театр директоры Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

«Халык театрына халык хореографы да кирәк», — диде Гүзәл Сәгыйтова.

«Нурбәк баш хореограф вазифасыннан китте, әмма ул «Калеб»проектларында катнаша. Хәзер ул октябрь аенда премьерасы булачак Йолдыз Миңнуллина спектакле өстендә эшли», — дип билгеләп үтте спикер.

Хәзерге вакытта Нурбәк Батулла Минзәлә театрында Гофман әсәре буенча куелган «Щелкунчик» спектакле хореографы булып эшли.


Фикер өстәү