“Әкият” театрында балалар өчен кыш көне “Татарча дискотека” программасы куелачак

Татар дәүләт “Әкият” курчак театры балалар өчен “Татарча дискотека” дигән программа тәкъдим итәргә җыена. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта театрның баш режиссеры Илгиз Зәйниев сөйләде.

“Безнең композитор Эльмир Низамов белән проектыбыз бар, ул – “Татарча дискотека”. Әлегә исемен төгәл белмим, уйлап бетерәсе булыр. Анда балалар өчен татарча җырлар һәм төрле хәрәкәтләрдән торган биюләр булыр дип көтелә. Бәйрәм театрның фойесында узачак. Бәлки, презентациясен чыршы бәйрәмендә уздырырбыз”, — диде ул.

 


Фикер өстәү