«Кызым картлар йортына барып урнашсын, дип хәбәр юллаган…»

Дус кызымнан смс-хәбәр килеп төште. Юлда бер әбине утыртып кайтканнар. Тәкәнешкә күрәзәчегә баруы икән. “Әби, әйберем югалды, ди. Сөйләшә торгач, ачылып та китте үзе. Берние дә югалмаган, картлар йортына барыйммы-юкмы, дип киңәш сорап йөрүе икән”, – дип язган ул. Бу әбинең язмышын газетабызда бер мәртәбә бәян иткән идек инде.

Мәсфүрә апа Әгләветдинова Мамадыш районының Дусай авылында яши. 88 яшен тутырган. Еллар узгач, без әбекәйнең хәлен тагын белешергә булдык.

Теге чакта ике баласы – улы, кызы барын сөйләгән иде. Шөкер, алар исән-сау икән. Улы Казанда яши, авырып киткән. Әби әйтмешли, яше дә бар инде. Кызы чит илгә үк китеп барган.

– Кияү белән кечкенәдән дус иде алар. Әле дә аларның дәрестән соң бергә безгә кайтулары исемдә. Алар Казанда да яшәде, Мәскәүдә дә, инде хәзер Төркиядә икән. Безнең фельдшер Венера белән сөйләшеп тора алар. Ул әйтте, – ди Мәсфүрә апа. – Әтиләре авыргач, тормышның бар авырлыгы минем җилкәдә иде. 40 елдан артык мәктәптә эшләдем. Укучылар дөнья күрсен дип, йөк машинасына кечкенә урындыклар куеп, шунда аларны утыртып, ике тапкыр Казанга алып бардым. Шунда миннән, башың икеме әллә, дип тә сорадылар. Тик мин бар күңелемне, яратуымны биреп эшләдем. Әмма картаймыш көнемдә хәлемне белүче кеше дә юк. Кеше балаларына гына түгел, үземнекеләргә дә кирәк түгелмен. Үз кулларым белән мәктәп салып, атказанган исемем дә юк. Бирерләр, дидем, сорап аласын белмәдем.

Мәсфүрә апаның сөйләшергә сусаганы, чит кешенең игътибарын тоясы килгәнлеге сизелеп тора. “Балакаем, ничек минем хәлне беләсе иттең? Мин инде үземне беркемгә дә кирәксез дип уйлаган идем”, – ди ул. Олы кешенең әнә шулай өзгәләнеп дәшүеннән тамакка төер утыра. Кайда ялгышкан соң Мәсфүрә апа? Монысына җавап табып булмый. Мәсфүрә апаның балалары белән сөйләшеп булмады. Дөресрәге, улының телефонын белмиләр, кызыныкы, көнозын шалтыратып та, җавап бирми.

Әби кызы белән яшәргә каршы түгел. Ялгызына гына кыен икән.

– Мине дә үзегездән калдырмагыз. Пенсиямне биреп барырмын. Акчасыз түгел бит мин, дигән идем, кызым ияртмәде. Өем яшәрлек. Мунчам булмаса да, юына торган бүлмәм бар. Социаль хезмәткәр килеп китә. Озак тормый ул. Аш куя, чәй кайната. Ашны үземә пешереп бетерәсе. Әле идәннәрне дә кешегә юдыртмыйм. Әмма читен миңа. Ялгызлык дигән авыру белән чирлим, – ди ул. – Ярдәм сорар кешеләрем калмады.

Мәсфүрә ападан күрәзәчегә ни өчен барганын да сорашам. “Бардым шул, балам. Кызым, картлар йортына барып урнашсын, дип хәбәр юллаган. Нишлим икән, әллә анда китимме, дип киңәш сорарга бардым. Багучы: “Барма. Үз өеңдә тыныч кына яшә”, – дип кайтарды. Минем анда барасым килми. Гомеремнең соңгы көннәрендә бәхетле әни булып яшисем килгән иде, – ди ул. – Бәлки, минем белән торырга риза булган кеше табылыр. Өем зур, сыярбыз. Акчам да җитә. Тик иптәш юк.

Мамадыш районының Олыяз авылы җирлеге башлыгы Илдус Хәев белән элемтәгә кердек. Ул менә ниләр ди:

– Бу эшемдә унынчы елымны эшлим. Әмма Мәсфүрә апаның кызын күргәнем юк. Олы кешенең болай интегүе йөрәккә тия. Ана бит ул! Әллә ничә социаль хезмәткәр билгеләсәк тә, ул үз баласын алыштыра алмый. Дөрес, мин аның хәлен белеп торам. Өе җылы, су кергән, газ бар. Без аңа юыныр өчен душ кабинасы эшләттек, түшәмнәрен төзекләндердек. Кулдан килгәнчә булышабыз. Кызым картлар йортына барырга куша, дип безгә дә килгән иде. Әмма ике баласы бар бит.

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


10 фикер

  1. Хэерле коннэр …Эйе БИК аянычлы хел …безнен Эни Дэ 88 бэлен бара ..эле уз аягында..тэмне ришыклар пешереп..яшисе килеп ..узенен ике булмэле торанында рэзетленеп Яши..ое голт иткен алоанашокер..ерак тугел абый Тора гаилэсе бэлен барып карап торалар ..без барыбыз да эшлибез ..лэкин Эни янына барып килерге вакыт ничек тапмаска!!! Шул вождан бэлен яшисе бар бит ..исен САУ гомерлер булса рэзмет авыл жирлегене…утыртып алып барган мэрхэметле кешелерге ..Балаларына эйтесе килген сузем шул..Эйе вакыт юк..Эйе сэбэплэп бар…Эйе донья куабыз…хич югында эниегез янына ерак туганыгыз булса да булмаса ..яхшы ялныз кешелер куп ..эзлеп табып эниегез янында яшэсен ..ришыклар бэлен Берне Хелен бэлеп кайтып йореп …хич югында эйбэт булыр иде …Нинди картлар йорты!!! Уз оендэ и стены лечут дилэр…Исен САУ булыныз..Эллэ нишлэп киттем эле …уйга баттым ..Моны укыгач …

  2. Бик аянычлы язмыш… Йөрәкләр кысылып куйды бу тетрәндергеч язманы укыгач. Шундый яратып, кадерләп үстергән балаларың бер хәлеңне дә белмәсен әле, Аллам сакласын.

  3. Книге нинди картлык коткэнен беребез дэ тогэл генэ эйтэ алмастыр. Элеге апаны белэм. Мин район гэж,итендэ эшлэгэн чорда редакциягэ еш килеп китэ иде. Бик батыр куренэ иде, уткенлеге чамалана иде. Кемдэ булмый инде ул хата-ялгышлар?! Эш бит. Чыктык та йогердек. Балаларыбызга тиешле иг,тибар биреп бетерэ алмаган мизгеллэр куп булгандыр, шиксез. Мэгариф сичтемасында хезмэт куйган,мэктэптэ эшлэгэн ханымнарга бигрэк тэ авыр булгандыр кеше балаларына белем генэ тугел, тэрбия дэ биру.
    Эйтэсе килгэнем шул. Мэсфурэ апанын, балалары белэн дэ шулайрак килеп чыккандыр инде, бэлки. Кызынын, шушыны ан,ламавы бик аяныч. Кем белэ, могаен, башка сэбэплэре дэ бардыр. Эмма ничек кенэ булмасын, Ана бит ул! Шушыны онытмаска кирэк, минемчэ. Тормышта бумеранг законы. Ни кылсак та, узебезгэ эйлэнеп кайта! «Акылга килегез, Энкэгезне рэнж,етмэгез?!»— дип дэшэсе килэ кызына да, улына да. (Хормэт белэн Мамадыштан Илгизэ.)

  4. Эй энеием исэн ьблса белер идем ничек хормэтлэргэ, 33 ел энием безне ташлап киткэнгэ, 1 сэгать юк исемэ тошермичэ калганым, кешелэр эни диеп срйли башласалар йорэклэрем озгэлэнэ, бэхетле кешелэр энилэре белэн картаялар, исенэ тошэр сон булыр😢😢😢😢

  5. Исэнмесез, бу эби безгэ килеп торса, бергэлэп яшэр идек. Мин бабаем белэн авылда торам, икебездэ Дин юлында, Элхэмдуллиллэhи. Икебез дэ тыныч холыклы, олкэннэрне яратабыз.

  6. Мин бу эбигэ атказанган халык укытучыбыз исемен бирер идем. Золфирэ апа. Тэкэнеш зур психолог ул. Атказанган халык укытучыбызнын укучылары, аларнын балаларны! Ярдэм итегез, аз гына кучтэнэч белэн булса да, кереп хэлен белегез. Карт кешелэргэ куп кирэкми:ин кирэге ихтибар. Кирэкми ана карт лар йорты!

  7. Энилэрне ташламагыз,рэнжетмэгез💔💔💔😥🤭Энилэрнен бэхиллеге мен бэладэн коткара дилэр бит….

Җавап Отменить ответ