Актанышта авылча Олимпиада узды

Актанышта авыл спортчылары көч сынашты. “Авыл яшьләре” спорт уеннарында республиканың 43 районыннан килгән 1500дән артык катнашучы 12 төр буенча көч сынашты. Унберенче мәртәбә уздырылган чарага актанышлылар яңалык кертә алды: беренче тапкыр авыл уеннарының факелын кабыздылар.

Ачылу тантанасына Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры да килде һәм мондый чараның берләштерә торган сыйфаты барлыгын әйтте. “Авыл яшьләре”ндә волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, шахмат, шашка уйнадылар, механизаторлар, сыер савучылар осталыкта көч сынашты, аркан һәм таяк тартыштылар, йөгерделәр, көрәштә иң көчлеләрне ачыкладылар.

Ярыш булгач, билгеле, җиңүчеләр дә, оттыручылар да бар. Ләкин катнашучыларның берсе дә кәефсезләнми – иң мөһиме, күрештек, аралаштык, тәҗрибә уртаклаштык, ди алар. Авыл районнары арасында Саба командасы беренче урын алды. Икенчедә – Мамадыш, өченчедә – Актаныш. Шәһәр районнары арасында беренче урынны Буа егетләре-кызлары алды. Икенчедә – Зәй, өченчедә – Азнакай.


Фикер өстәү