- Тавыкны яхшылап юып сөякләреннән арындырабыз.
- Вак кисәкләргә турап тоз, борыч, желатин, киптерелгән сарымсак (кибетләрдә сатыла) салып яхшылап болгатабыз.
- Ит пешерә торган җиңсәләргә казылык формасына китереп тутырабыз.
- Өстеннән фольга белән төреп, 12 сәгатькә салкын урынга куябыз.
- Суга салып уртача утта 1 сәгать пешерәбез.
- Кайнар судан алгач салкынга куеп торырга кирәк — кисүе җайлырак булачак.
Казыклын суыткычта сакларга кирәк. Кибетнеке кебек озак сакланмый — тизрәк ашагыз!