Татарстанда иң яхшы мәктәп директорына 225 мең сум грант бирделәр

Татарстанда «Иң яхшы мәктәп директоры-2019» республика бәйгесенә йомгак ясадылар. Конкурста шәһәр һәм районнардан 36 мәктәп директоры катнашты. Абсолют җиңүче исемен Яр Чаллының 26 гимназиясе директоры Андрей Сальников яулады. Аңа 225 мең сум грант бирелә. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • «Иң яхшы мәктәп директоры» грантын алу өчен уздырыла торган республика конкурсы 2012 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты — белем бирү учреждениеләре директорларының эш нәтиҗәлелеген арттыру. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча барлыгы 20 катнашучы грант алачак.

Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге лицей директоры Елена Скобельцына, Казанның Яңа Савин районындагы 179 гимназиясе директоры Эльвира Наумова һәм Әлмәтнең сәламәтлге чикләнгән балалар укый торган 19 мәктәбе директоры Владимир Чумаков, Чистайның 3 мәктәбе директоры Марина Абзянова җиңүче булды.

КФУ IT-лицее директоры Тимербулат Сәмерханов, Казан шәһәре Мәскәү районының 75 гимназиясе җитәкчесе Лариса Помыкалова, Вахитов районының 131 лицей директоры Әлфия Хәбибуллина, Чистай районының Каргалы мәктәбе директоры Гөлия Дәүләтшина, Чистайның 1 лицее директоры Гөлнур Габитова конкурсның призерлары итеп сайланды.

Казанның Мәскәү районының 102 гимназиясе җитәкчесе Ирина Проценко, КНИТУ каршындагы лицей-интернат җитәкчесе Лилия Ибрашева, Чаллының 82 мәктәбе директоры Эльмира Шәрипова, Чаллының 35 мәктәбе директоры Марс Гафуров, Чаллының 37 мәктәбе директоры Ләйсән Мифтахова, Чаллының 56 мәктәбе директоры Рәмзия Зәйнуллина конкурсның лауреаты булды.

Лауреатлар исемлегендә шулай ук Мөслим мәктәбе директоры Лилия Хәбибуллина, Лениногорскиның 7 мәктәбе директоры Ольга Тышко, Чаллының 78 мәктәбе директоры Гөлнара Гарипова, Нурлат районының Салдакай мәктәбе директоры Ирина Миңлебаева бар.

 «Татар-Информ»


Фикер өстәү