Бу көннәрдә республика яңалыклардан, үзгәрешләрдән кайнап тора. Дәүләт Советында депутатка багышлау үтте, районнарда башлыклар, берничә министр алышынды.
“Оялмыйча тагыгыз!”
Иң төп вакыйгаларның берсе Дәүләт Советында узды. Алтынчы чакырылыш депутатларына Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин вакытлыча таныклык, күкрәк билгесе һәм портфельләр тапшырды.
Күкрәк билгесен тагып йөрү депутатлар өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын парламент башлыгы берничә тапкыр искәртте. Башта ул Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗановка: “Мин сиңа күкрәк билгесен аны салмас өчен тагам. Оялма, монда кызарырлык урын юк”, – дисә, соңрак шушы ук темага әйләнеп кайтып:
– Депутат билгесен тагып йөрү – мәҗбүри. Кайберәүләр аны утырышка килгәч кенә кесәсеннән алып тага да чыгу белән үк салып куя. Бу миңа ошамый. Димәк, ул халыктан ояла һәм үзенең Дәүләт Советы депутаты икәнлеген әйтергә курка, – дип шелтәләп алды. Сүз уңаеннан, бишенче чакырылышта кайбер депутатларның утырышларга йөрмәве турында берничә мәртәбә сөйләштеләр.
Әйтергә кирәк, депутатларның күпчелеге Дәүләт Советының күкрәк билгесен беренче тапкыр алды. Гомумән алганда, парламентның яңа чакырылышына 100 депутат сайланды. Аның 50се – республика сайлау округы буенча булса, 50се – бер мандатлы округлардан иде. Инде хәбәр иткәнебезчә, республика сайлау округы буенча мандатлар “Бердәм Россия” (44 мандат) һәм КПРФ (6 мандат) партияләре арасында бүленгән. Бер мандатлы сайлау округы буенча исә парламентка “Бердәм Россия”дән – 41, ЛДПР, “Гадел Россия”, “РОСТА” партияләреннән – берешәр һәм үз-үзен күрсәткән тагын алты кандидат узды.
– Безнең партия исемлегенең яртысы диярлек яңартылды. Яңарту яңа чакырылыш депутат корпусының активлыгына уңай йогынты ясар. Мин моны яхшы күренеш дип саныйм, – дигән иде Татарстан Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин моңа кадәр узган матбугат очрашуында.
Беренче сессия алдыннан депутатлар белән очрашкан вакытта да ул аларга уңышлар теләде һәм кайсы партия вәкиле булуларына карамастан, барысының да сайлаучыларга хезмәт итәчәгенә басым ясады.
– Алтынчы чакырылыш парламенты бу катлаулы заманда җаваплы бурычларны хәл итәргә сәләтле булыр дип ышанам. Безнең төп максат – халыкның наказларын үтәү. Республиканы үстерү һәм һәр кеше проблемасын хәл итү буенча актуаль мәсьәләләрне башкарырга тиешбез. Без, төрле сәяси партия вәкилләре, теге яки бу законнар буенча максатларга ирешү юлларын эзләячәкбез. Алда безгә тавыш бирүчеләр ышанычын аклау өчен җитди һәм җаваплы эш көтә, – диде ул.
Бүген исә яңа чакырылыш депутатларының беренче сессиясе узачак. Анда парламентның, комитетлар һәм комиссияләрнең җитәкчеләре ачыкланачак.
Сүзгә-сүз
Рамил Төхвәтуллин, Татарстанның халык артисты:
– Без фикердәшем, дустым Ркаил Зәйдулла белән милли мәсьәләләр комитетына керергә теләк белдердек. Игътибарны милли мәдәниятне күтәрүгә юнәлтәсебез килә. Алга куелган максатларга, матур нәтиҗәләргә ирешергә язсын иде. Без инде бүгеннән үк эшләргә әзер. Халыкның ышанычын акларга тырышырбыз. Театр тамашачысына килгәндә, алар да мине югалтмас. Артист язмышы ул турыдан-туры режиссерга бәйле. Әгәр аңа роль бирсәләр, ул гел халык каршында булачак. Мин үзем шулай булуын телим.
Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре:
– Язучы буларак, мине ана телебезнең хәле, мәдәният мәсьәләләре борчый. Иң эчемне пошырганы – Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыра алмау. Татар теле мәктәпләрдә дәүләт теле буларак укытылырга тиеш. Бу, әлбәттә, бездән генә тормый. Моның өчен Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итү, федераль законнарның үзгәрүе кирәк. Татар теленең статусын күтәрәсе иде. Аннан соң, мәдәният хезмәткәрләренең социаль хәлен яхшырту буенча да үз сүземне әйтермен дип уйлыйм. Кыскасы, мин тырышырмын, ләкин алдан барысын да әйтеп тә бетереп булмый. Алдан кычкырган күке хәлендә каласым килми чөнки.
Айдар Шәмсетдинов, Казанның 165 нче мәктәп директоры:
– Мәгариф өлкәсен алсак, бүген туган телләр һәм дәүләт телләрен укыту мәсьәләсе тулысынча хәл ителмәгән. Шуңа күрә, бу тема барыбер кузгалачак, күтәреләчәк. Безгә шуның чишү юлларын билгеләргә кирәк. Аннан соң полилингваль комплексларның проектларын башлап җибәрү дә – шул максаттан эшләнә торган эш. Аны да тормышка ашырып, нәтиҗәсен күрергә иде. Шушы максатларга ирешер өчен Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетына язылдым.
Альбина Насыйрова, “Бала-Сити” полилингваль балалар үзәкләре челтәре директоры:
– Минем төп эшем мәгариф, укытучылар белән бәйле. Киләчәктә дә педагогларны, тәрбиячеләрне борчыган мәсьәләләрне чишү турында уйлаячакбыз. Бюрократик киртәләрне бетерү буенча да тәкъдимебез бар. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә карала. Шуңа күрә моны чишүне дәвам итәчәкбез. Миңа гомумән телләр, аеруча татар теленә бәйле проблемалар якын.
Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты:
– Бу сайлауда мин беренче тапкыр бер мандатлы округтан (Кукмара һәм Балтач районнары) сайландым. Бик күп авылларны йөреп, халык белән очраштым, ишегалларында 70кә якын очрашу уздырдым. Наказлар бик күп булды. Колледж, балалар бакчаларын төзү, юллар, күперләр салу һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Мин өч тапкыр партия исемлеге буенча сайланган идем, әмма бер мандатлы округтан сайлану бөтенләй башка икән. Монда кешеләр якынрак, алар сине таныйлар, аралашалар. Алла боерса, очрашу, аралашуларыбызның нәтиҗәсе дә яхшы булыр дип уйлыйм.
Марат Нуриев, “Уңайлы йорт” торак идарәче компаниясенең генераль директоры:
– Казан шәһәр Думасында 15 ел эшләвем, торак-коммуналь хуҗалык тармагында алган тәҗрибәм Дәүләт Советындагы эшчәнлегемдә ярдәм итәр дип уйлыйм. Без законнарның гамәлгә ашуы шактый кыенлыклар аша баруын күрәбез. Менә шушы мәсьәләләрдә үз сүземне әйтергә телим. Дөрес, бу эшне без моңа кадәр дә алып бардык, ләкин үземнең “тавыш”ым булмау сәбәпле, берникадәр авыррак иде. Хәзер исә, Дәүләт Советы депутаты буларак, зуррак нәтиҗәләргә ирешербез дип уйлыйм.
Марат Әхмәтов: “Бу вазифадан оялмыйча китәм”
Узган көннәрнең тагын бер мөһим һәм тарихи вакыйгасы – Авыл хуҗалыгы министрлыгын 20 ел җитәкләгән Марат Әхмәтовның, Дәүләт Советына депутат итеп сайлануы сәбәпле, эштән китүе. Аны моңа кадәр Буа районы башлыгы булган Марат Җаббаров алыштырды. Дөрес, әлегә аны Татарстан Президенты указы нигезендә, министр вазифаларын башкаручы итеп билгеләделәр.
Хезмәттәшләренә яңа җитәкчене республиканың премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте. Ул Марат Җаббаровның министрлык өчен ят кеше түгеллеген ассызыклады. (Районга киткәнче, 2013–2017 елларда, Марат Җаббаров министр урынбасары булып эшләгән иде. – “ВТ”)
– Марат Азатович эш карьерасында төрле вазифалар башкарды. Ул барлык эштә дә үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Әлеге тәҗрибәләр аңа яңа эш урынында да ярдәм итәр. Министрлык каршында зур бурычлар тора. Уртак тырышлык белән аларны үтәп чыгарбыз дип уйлыйбыз, – диде Алексей Песошин.
Моңа кадәр Авыл хуҗалыгы министрлыгын 20 ел җитәкләгән Марат Әхмәтов VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайланды. Хөкүмәт башлыгы аңа рәхмәт белдерде һәм эш урынында уңышлар теләде.
– Марат Готович 1999 елның маеннан авыл хуҗалыгы тармагы белән уңышлы җитәкчелек итте, аны үстерүгә зур көч куйды. Аның зур тәҗрибәсе, профессиональ сыйфатлары алга куелган бурычларны уңышлы үтәргә ярдәм итәр дип уйлыйм. Марат Готович, Сезгә яңа эш урыныгызда уңышлар телим, – диде Премьер-министр.
Шуннан соң сүзне Марат Әхмәтов алды.
– Старт булган җирдә финиш та була. Озын, бәлки, катлаулы да юл узарга туры килде. Ләкин минем язмышым шундый: бөтен эш урынымда да озакка тоткарланам. 15 ел районда эшләдем. Аннан киткәндә бик авыр булды. Министр кәнәфиенә утырганда кул да биреп исәнләшмиләр иде… Марат Азатовичка бу диварлар таныш булса да, миңа аның күңел халәте таныш. Ул чагында ук коллективка бик тиз кереп киткән иде. Ә команда тәҗрибәле, көчле, яхшы. Зур эшләр башкарырга сәләтле. Булдыра аласыгызда бер шигем дә юк. Миңа исә үз-үземә бәя бирү авыр. 20 ел аз вакыт түгел. Шушы вакыт эчендә бик җаваплы, катлаулы юл уздык. Шунысы куанычлы: авыл хуҗалыгы тармагы ике Президент вакытында да өстенлекле булды. Бер-беребезне аңлап эшләдек. Мин әлеге вазифадан оялмыйча китәм: республиканы зур икмәк белән калдырам. Ашлык күләмен 4,5 миллион тоннага тутыра алсагыз, яхшы запас була. Проектларыбыз да уңышлы эшләп килә. Безгә алга таба үсәргә генә кирәк. Мине дә уздырып үссәгез иде, – диде һәм озак еллар кулга-кул тотынышып эшләгән хезмәттәшләренә рәхмәтен белдерде, уңышлар теләде.
P.S. Кичә Татарстан Президенты указы белән җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп Фәнил Әһлиуллин билгеләнде. Әлегә кадәр ул Татарстан Президенты ярдәмчесе булып эшләде. Элеккеге министр Азат Хамаев исә Дәүләт Советына сайланды. “Татмедиа“ республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында да яңа җитәкче көтәләр. Оешманың элеккеге җитәкчесе Айрат Зарипов та республика парламентында эшләячәк.
Түрәләр күченә
Дәүләт Советындагы үзгәреш җилләре районнарга да кагылды. Бу атнада берьюлы 7 районда җитәкчелек алмашынды.
Теләче: Зарипов китте, Хаҗипов килде
Теләче башлыгы Илдус Зарипов, башка эшкә күчү сәбәпле, эшеннән китте. Бу көнне шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллинның да вазифасыннан китүе билгеле булды. Шуннан соң премьер-министр Алексей Песошин башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп моңа кадәр 16 ел дәвамында авыл хуҗалыгы министры урынбасары булган, күрше Сабада туып үскән Нәҗип Хаҗиповны тәкъдим итте.
Яңа башлык белән таныштырганда ул:
– Аның өстенлеге шунда: ул зур тәҗрибәгә ия, районнарның көн кадагындагы бурычларын белә. Аның бай белеме район тормышының төрле өлкәләрендә алда торган бурычларны тормышка ашыруда һәм анда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен үстерүдә файдалы булыр дип ышанам, – диде.
Лаеш: Афанасьев урынына – Зарипов
Илдус Зарипов исә Лаеш районына билгеләнде. Ул анда 9 ел җитәкчелек иткән Михаил Афанасьевны алыштырды.
– Илдус Фатыйхович үзен профессионал итеп күрсәтте, – диде Алексей Песошин Зариповны чираттан тыш утырышта тәкъдим иткәндә. Сүз уңаеннан, Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы хәзер Татарстанның атказанган икътисадчысы исемен йөртә.
Яшел Үзән: Тыгин китте, Афанасьев килде
Моңа кадәр Лаеш районын җитәкләгән Михаил Афанасьев исә Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Элеккеге район башлыгы һәм Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, Дәүләт Советына депутат итеп сайлану сәбәпле, эшеннән китте.
– Лаеш район башлыгы булып 9 ел эшләү миңа билгеле бер тәҗрибә бирде. Яшел Үзән районы, әлбәттә, зуррак территориягә ия, эш күләме дә зуррак. Депутатларга, предприятие җитәкчеләренә, сәнәгатьчеләр һәм авыл җирлекләре башлыкларына таянып, без эшне дәвам итәчәкбез, җиңәчәкбез һәм алга барачакбыз дип уйлыйм. Безнең бурыч бер генә һәм гади – ул да булса кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен эшләү, – диде Михаил Афанасьев, депутатларга мөрәҗәгать итеп.
Спас: Нугаевны Мөхәммәтов алыштырды
Үзгәреш җилләре Спас районына да кагылды. Аның элеккеге җитәкчесе Камил Нугаев Дәүләт Советына депутат булып сайланды һәм эшеннән китте. Аның урынына исә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов билгеләнде.
Алабуга һәм Ютазы
Район башлыклары алышыну кичә дә дәвам итте. Фәрит Мөхәммәтшин Ютазы һәм Алабуга районнарында чираттан тыш сессияләрдә катнашты. Алабугадагы утырышта район башлыгы Геннадий Емельяновның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралды. Билгеле булганча, ул да Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Рөстәм Нуриев сайланды. Моңа кадәр ул Ютазы районы белән җитәкчелек иткән иде.
– Рөстәм Нуриевка эре икътисади үзәкләрнең берсе – Алабуга шәһәрен җитәкләргә тәкъдим ителде. Бу да – аның эшенә бәя, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ә Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Аяз Шәфигуллин билгеләнде. Моңа кадәр ул районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы булып эшләде.
Буа
Район башлыгы Марат Җаббаров авыл хуҗалыгы министры вазифасына башкаручы итеп билгеләнгәч, хуҗалык моңа кадәр башкарма комитет җитәкчесе булган Ранис Камартдинов җилкәсендә калды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat