Президент авыруларга акча биргән

Бавыры тәмам эштән чыккан сырхаулар җиңелрәк сулап куя ала. Татарстан Президенты Республика клиник хастаханәсенә медицина полисы буенча квоталардан тыш бавыр күчереп утыртуга тагын 5 миллион 860 мең сум акча бүлеп биргән.

“Быел Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү юнәлеше буенча җиде квота бүлеп биргән иде инде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бавыр күчереп утыртуга тагын биш квота бирде. Инде менә табибларыбыз тарафыннан сигезенче тапкыр орган күчереп утырту эше Татарстан хөкүмәте ярдәмендә башкарылды”, – дип билгеләп үткән хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. Сүз уңаеннан, бавыр күчереп утырту буенча бер операциянең хастаханәгә 1,5 миллион сумга төшүен, ә сырхау өчен бушлай булуын искәртик.

Республика клиник хастаханәсендә бавыр күчереп утырту юнәлешенең әле чагыштырмача күптән түгел генә башлануын искә төшерик. Моның өчен бүлек оештырылып, табиблар Россиянең, шулай ук чит илләрнең алга киткән медицина оешмаларында трансплантология буенча укып-өйрәнеп кайтканнар. Моңа кадәр РКБ медиклары 2016 һәм 2017 елларда берәр тапкыр бавыр күчереп утыртуга ирешкәннәр.

Бүген бавыр күчереп утыртуга мохтаҗлар исемлегендә 20-30 кеше чиратта тора икән.


Фикер өстәү