Казанда кондукторларны тикшерәләр

Казанда Автотранспорт предриятиеләре ассоциациясе вәкилләре һәм контрольлек хезмәте белгечләре кондукторларның эшен тикшерү буенча рейд оештырып, аларның пассажирларны алдауларын: иске, хәтта ялган билетлар сатуларын да ачыклаган.

“Кондукторлар пассажирларныкын түгел, ә үз предприятиеләренең акчасын урлый. Акчаны үз кесәсенә салып кую 39 кешене премиясеннән мәхрүм итүгә яки шелтә алуга, берсен эшеннән җибәрүгә китергән”, – ди әле яңа гына оештырылган Татарстан Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков. Аның әйтүенчә, кондукторларның пассажирларга иске билетлар яки ялган чеклар бирү очраклары да күзәтелә. “Әле шушы араларда гына социаль челтәрдәге сәхифәмә бер кыз килеп кушылды. Аның сәхифәсендә: “Акча эшлисегез килсә, сыйфат өчен түләргә – автобус билетларын көнен һәм вакытын күрсәтеп ясарга кирәк. Заказ бирәсегез килсә, шәхси хәбәр итеп языгыз”, – дигән сүзләрне укып шаккаттым. Димәк, ачыктан-ачык ялган билет тәкъдим итүчеләр дә бар”, – дип сөйләгән Сергей Темляков рейдта катнашкан журналистларга.

Шул сәбәпле ассоциация Татарстан башкаласында намуссыз кондукторлар реестрын булдырырга ниятли. Моны автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре үзләре үк тәкъдим иткән. Эштән җибәрелгән билет сатучылар менә шушы “кара” исемлеккә эләксә, алга таба инде беркайчан да җәмәгать транспортында эшли алмаячак икән. Намуссыз кондукторларны ачыклый да башлаганнар инде.

Билетта аның басылган көне һәм вакыты, шулай ук автобус маршруты күрсәтелергә тиеш. Боларның берсе генә булмаса да, димәк, сезгә ялган чек тоттырганнар дигән сүз. Мондый очракка юлыккансыз икән, бу хакта язып, хатны билет фотосы яки видеоязма белән автотранспорт предприятиесенә тапшырырга кирәк, дип киңәш итә белгечләр.


Фикер өстәү