Россиядә кайбер һөнәри бәйрәмнәрне гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр

Россиядә кайбер һөнәри бәйрәмнәрне гамәлдән чыгарырга мөмкин. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә. Хәзерге вакытта профессиональ бәйрәмнәр турында СССРның кайбер норматив актларының үз көчен югалтуын тану мөмкинлеге карала.

Шулай итеп, тимерьюлчылар көне, радио көне һәм һава флоты көне кебек бәйрәмнәр юкка чыгарылырга мөмкин.

Гамәлдән чыгарыла торган хокукый актларның конкрет исемлеген 15 ноябрьгә әзерләп бетерәчәкләр. Профильле ведомстволар үз тәкъдимнәрен 10 октябрьгә кертергә тиеш.

 


Фикер өстәү