Төркиянең бер кунакханәсендә Россиядән ике бала пешкән. Зыян күрүчеләрнең әтисе сүзләренә караганда, барысы да аш-су тамашасы барышында пешекче җибәргән хата аркасында. Аның улларына кайнаган май түгелгән, дип хәбәр итә «Говорит Москва».
Сигез кеше, шул исәптән аның уллары-10 һәм 3,5 яшьлек бала җәрәһәтләнгән.
«Берсе 27% ка янды,2 һәм 3 дәрәҗә пешкән дип санала. Ул әлегә очыш кичерә алмый, икенче улының кулы һәм башы, тәне 16% янган», — дип сөйләгән малайларның әтисе.
Балаларның дәвалануына акчаны кунакханә администрациясе түләгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat