Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды

Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында парламентның Рәисе сайланды. Бу вазифага Фәрит Мөхәммәтшин һәм Хафиз Миргалимов кандидатуралары тәкъдим ителде. Күпчелек тавышны Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы җыйды.

Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин катнашында уза.

8 сентябрьдә парламентка 100 депутат сайланды. ТР Дәүләт Советында ике – “Бердәм Россия” һәм КПРФ фракцияләре төзелде. Фәрит Мөхәммәтшин – “Бердәм Россия” партиясе, Хафиз Миргалимов КПРФ вәкиле.
Хафиз Миргалимовка 65 яшь. Ул өченче чакырылыш депутат булып сайлана, КПРФның Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе башлыгы булып тора.

Киңкырлы дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фәрит Мөхәммәтшинга 72 яшь. Ул 1992 елдан башлап Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасын башкарып килде. Шулай ук ул “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре, Татарстан Халыклары Ассамблеясе җитәкчесе вазифасын башкара.

Кандидатлар депутатлар алдында үз программалары белән чыгыш ясады. Беренче утырышта 100 депутатның 95е катнашты. Яшерен тавыш бирү юлы белән Хафиз Миргалимов кандидатурасын 13 депутат яклады, каршы — 81, тавыш бирми калучылар булмады. Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын 88 депутат хуплады, 6сы — каршы булды, 2се — тавыш бирмәде.

Фәрит Мөхәммәтшин аның кандидатурасын хуплаганнары өчен рәхмәтен җиткерде. Бөтен белемен, тәҗрибәсен бу эшкә багышлаячагын, кайсы партия тәкъдим итүенә карамастан, республика үсеше өчен мөһим закон проектлары кабул ителүгә теләктәшлек белдерәчәген әйтте. «Алтынчы чакырылыш парламент үз эшен чиста биттән башламый. Бишенче чакырылышта 573 закон кабул ителде. Системалы эшне дәвам итәргә кирәк булачак. Закон проектларын тәкъдим итү буенча башка субъектларга үрнәк булырлык итеп эшләргә кирәк», — диде ул.

Шулай ук сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия»нең «Минем депутат» проектына халыктан килгән 8,5 мең гозер һәм тәкъдимнәрне үтәү бурычы торганлыгын искәртте. Гозерләрнең 25 проценты — төзекләндерү, 13,3 проценты — юллар төзү-төзекләндерү, 12,3 проценты торак-коммуналь хуҗалылык мәсьәләләренә кагыла. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш елы балаларын социаль яклау, 2020 елда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү, яшь буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясен бирү кебек мәсьәләләр дә көн үзәгендә торганын әйтте.

«Тел, мәдәният, традицияләрне саклау, милләт һәм дианара мөнәсәбәтләрне ныгыту өлкәсендә дә актив эшләячәкбез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү