Хокуксызлык, бөеклек һәм өрәкләр турында | Фикер

Ни өчен без совет заманында урта мәктәптә барлык фәннәрне дә татарча өйрәнеп, имтиханнарны да татарча тапшыра алдык? Туган телдә имтихан бирү мөмкинлеге хәтта вузга кергәндә дә бар иде. Ник күпкә авторитаррак саналган ул чорда милләт-ләргә, аерым алганда, милли мәгарифкә караш ихтирамлы булды?

Ник бүген безне күпкә ныграк “кысалар” дигәнгә җавап шундыйрак: ул чорда ил составында бүген бәйсез дәүләтләр саналган союздаш республикалар да бар иде. Советлар Союзы халкының яртысын урыс булмаган халыклар тәшкил итте. Андый шартларда милли хисләргә чамасыз кагылу бик үк мөмкин булмагандыр. Кулланышта “совет халкы” дигән сүз яшәсә дә, совет җитәкчеләренең уенда бер милләттән генә торган дәүләт төзү планы өстенлек итмәде, күпмилләтлелек, дәүләт иминлеге, аның бөтенлеге дигәндә куркыныч симптом буларак кабул ителмәде.

Бүген хәл башкачарак. Россия халкының 80 – 82 проценты – урыслар һәм үзләрен урыс дип санаучылар. Ил составында элекке автономияләр генә. Алар – моннан дүрт-биш гасыр элек үк буйсындырылган, ил эчендәге анклавларда калган, шул сәбәпле ассимиляциягә ныграк тарган халыклар. Гасырлар буе башкалар арбасына утырып бару, теләмәсәк тә, алар җырын җырлаткан – миллилекне, үзаңны шактый какшаткан. Башкалада моны яхшы беләләр. Андагы аерым көчләрнең нияте гади: тагын күп дигәндә ярты гасыр эчендә үзләре үк керткән канун һәм стандартларны (мәсәлән, милли телләрне ихтыяри укыту) көчендә калдырып, урыслаштыруны җиренә җиткерергә, төгәлләргә. Россиянең бөтенлеге, бердәмлеге һәм дә бөеклеге хакына. Кайчандыр Сталин яраткан: “Кеше юк икән – пробле-ма да юк”, – дигән сүз бүген гүя ки: “Милләт юк икән – проблема юк”, – дип үзгәртелгән…

Россия мантыйгы, мин-минлек, бөеклек чире сәбәпле, биләмәләрнең артып торуын гына кабул итә. Кечерәю исә әҗәлгә тиң. СССР таркалудан, автономияләрдәге суверенитетлар парадыннан соң бигрәк тә. Татарның үз-үзен ничек тә булса якларга, сакларга тырышуын-да, шуңа юнәлтелгән адымнарында да үзәктәгеләр һәрдаим сепаратизм чаткылары күрә. Аларның күз алдына татар үзе һичкайчан ниятләмәгән бүленү, Россиядән аерылу өрәге тырпаеп баскан. Без бик теләгән Милли университет азчылыкларны “яраткан” хезмәтләр-гә татарны “урманга качарга” өндәүче элита әзерләячәк сепаратизм оясы булып күренә. Латин имлясы, аңа күчү дә кириллицаны, аның белән бергә титул милләтне хөрмәт итмәү башкачалыкка, аерымлануга юл эзләү икән. Конституциябезне үзгәртү, Шартнамәне юкка чыгару, милли мәгарифтән миллилекне алулар – барысы да шул өрәкләргә карап яшәү һәм Россияне бер генә халыклы, телле ил итү өчен хәстәрләнгән бер үк чылбырның буыннары түгелме?

Россия Конституциясенә акка кара белән язылган “федерация” төшенчәсе дә, кайберәү-ләр өчен сүгенү сүзенә үк әйләнмәсә дә, бүген ниндидер күрмәмеш-белмәмешкә салышу, рәсми булмаган тыелу кичерә. Ельцин чорында, демократия “дулаган” елларда кабул ителгән Төп закон, пьедесталдан төшерелгән “хөрлек атасы” үзе, аның мирасы читкә тибелгән кебек үк, күп очракларда санга сугылмый. Ельцинның гөнаһлары булгандыр анысы, тик Россиянең беренче Президентының төп казанышы, хәтта даһилыгы, миңа калса, шунда – ул без алда телгә алган союздаш республикаларны, алар Россия белән кораллы конфликтка кергәнче, иреккә җибәрә белде. Элекке автономияләргә “йота алган чаклы” ирек бирү дә һәр халыкның үзбилгеләнешкә хокукын аңлау һәм кабул итү, ил эчендә иминлек булсын, дип эшләнгән гамәл иде. 1918 – 1920 еллардагы канлы вәхшәт – Гражданнар сугышы, Аллага мең шөкер, 1990 елларда кабатланмады. Моны аңлыйсы, күрәсе урында, бүгенге җитәкчелек СССР таркалуны “ХХ гасырның иң зур геосәяси фаҗигасе” дип бәяли. Бәлки, ул чыннан да фаҗигадер – соңыннан шовинизм әләме күтәрелеп, азчылык халыкларның хокуклары белән санлашмый башлаганга. Башка фаҗига юк – империяләр иртәме, соңмы барыбер таркала. Без белгән өч Россия цивилизациясенең (Россия империясе, Советлар Союзы, бүгенге Россия) икесе соңгы барлы-юклы җитмеш ел эчендә таркалып юкка чыкмадымы? Чыкты! Чөнки СССР очрагында – милли мәгарифләр яшәгән, рәхәтләнеп үз телебездә урта белем алганда да азчылык милләтләрнең иртәгесе ачыкланмаган, чын, ирекле федерация-союзга шактый ерак иде.

ХХI гасырда яшибез. Абстракт бөеклек (Россиянең ни-нәрсәләр белән бөек икәненә шушы көнгә кадәр төшенә алганым юк: территория зурлыгы, ил тарихына кан белән язылган бөек тетрәнүләр бөеклек санала алмый) хакына кеше, милләт хокуклары белән исәпләшмәүләргә чик куяр вакыт җитмәдеме?


Фикер өстәү