Казанда беренче «Акыллы багана» урнаштырылды

Казанның тарихи өлешендә шушы көннәрдә беренче «Акыллы багана» урнаштырылды. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Урамны яктырта, Wi-Fi тарата һәм 4G стандартындагы элемтәне саклый торган «Акыллы багана» «Казан» гаилә үзәге янында урнаштырылган иде. Әлеге эшләнмә югары төгәллек камералары белән җиһазландырылган, алар төшерелгән фото- һәм видеоматериалларны хокук саклау органнарына трансляцияли.

Мондый багананы шулай ук шәһәр кунакларына республика башкаласының истәлекле урыннары буенча юл күрсәткечен алмаштыручы интерактив монитор һәм гражданнарга тавыш белән хәбәр итү системасы белән җиһазландырдылар.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Schreder немец компаниясенең «Акыллы багана» (аның бәясе 500 мең сум) эшләнмәсен тәкъдим иттеләр. Чыганак мәгълүматлары буенча, республика җитәкчесе мондый баганаларны бөтен Татарстан буенча урнаштырырга боерган.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/21/194008/


Фикер өстәү