“Аяк атлаган саен рәхмәт әйтәм” | Трансплантологияның файдасы бармы?

Республика клиник хастаханәсендә бөер күчереп утырту белән күптән шөгыльләнәләр. Аңа нигез салган һәм тулы бер мәктәп булдырган шәхес – уролог-травматолог Ринат Галиев. Хәзер аның эшен укучылары дәвам итә.  Быел 8 ай эчендә 31 кешегә бөер күчереп утыртканнар.

Хастаханәдә 2011 елдан бавыр күчереп утырту операциясе дә ясала. Аңа кадәр хастаны әзерләргә кирәк. Терапевт чирне ачыклап, диагноз куя һәм авыруны гастроэнтерологка җибәрә. Донор табылганчы әле бик күп анализлар тапшырталар, дарулар билгелиләр. Трансплантология вакытында РКБның барлык белгечләре дә шуның белән мәшгуль була. Лабораториядән башлап, иммунолог, рентгенолог, анестезиолог, реаниматолог, хирург, шәфкать туташлары барысы бергәләп эш башкара. Быел 8 ай эчендә 8 авыруны яңа бавырлы иткәннәр. Республикада яшәүче бавыры авырткан 34 кеше үзенә яраклы донор табылуын көтә.

Бавыр күчереп утырту зур чыгымнар сорый. Бер операцияне башкарып чыгу өчен генә дә 1 миллион 400 мең сумнан артык акча кирәк. Быел трансплантологлар 7 кешегә бавыр күчереп утыртуны планлаштырган һәм аны 6 ай эчендә башкарып чыккан. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бу эшкә 5 миллион 860 мең сум өстәмә акча бүленгән. “Демография”, “Сәламәтлек” илкүләм проектлар өчен бүленгән акча трансплантология үсешенә дә саллы өлеш кертә. “2024 елга кадәр Татарстанда сәламәтлек саклау үсеше” дәүләт программасында да трансплантология эшчәнлеге аерым урын алып тора.

Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев әйтүенчә, бавыр күчереп утырту эшендә белгечләр Мәскәүдәге академик В. Шумаков исемендәге трансплантология фәнни-тикшеренү институты һәм Н. Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм фәнни-тикшеренү институты белгечләре тәҗрибәсенә таяна. Трансплантология Мәскәүдә тагын да зуррак үсеш алган. Элек, үзебездә бу эш башкарылмаганда, бавыры авырткан хасталарны Мәскәүгә озату ягын караганнар. Анда, әлбәттә, кем бара ала, кем юк…

Бавыр күчереп утырту операциясе кешенең гомерен озынайта, яшәвенә бөтенләй башка төсмер бирә. Тик кеше дөрес тукланырга, начар гадәтләрдән тыелырга, даруларны вакытында эчәргә, анализлар тапшырып, тикшеренеп торырга тиеш. Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылыннан килгән Рузилә Халиковага  РКБда шушы көннәрдә бавыр күчереп утыртканнар. Ул 2017 елдан авырый, аның бавырына су җыела торган булган. “Соңгы елда бөтен тәнем саргайды, эчем кабарды, хәлсезләндем, юньләп эшкә чыга алмадым, гел авырдым, – ди Рузилә. – Хәзер хәлем яхшыра, тамакка ашыйм, йөрим. РКБ табиблары мине яңадан тудырды”.

Аңа 2 сентябрьдә 56 яшь тулган. 9ында бавыр күчереп утыртканнар. Ул 6 сәгатькә сузылган, аннан соң 6 көн реанимациядә яткан. Хәзер Рузиләне бер кешелек гомуми палатага чыгарганнар. Моннан дүрт ай элек Әтнә районында яшәүче 51 яшьлек Зөбәрҗәт Шакировага да шундый ук операция ясалган. Район табиблары аңа ике ел элек бавыр циррозы диагнозы куя. Былтыр исә чирне операциясез генә җиңеп булмавы хакында кисәтәләр.

– Тамакка ризык үтми башлады, ябыктым… Тәнгә ак таплар чыкты. Болар барысы да бавыр аркасында булган, ул чакта аңлап бетермәдем, чөнки бавыр үзе авыртмады, – дип сөйләгән иде Зөбәрҗәт.

Ул трансплантология буенча операция ясатырга узган ел ноябрь аенда исәпкә баса. Быел май аенда аңа яраклы донор табыла. Операция җиде сәгать дәвам иткән. Зөбәрҗәтнең дә хәлен белештек.

– Хәлем бик әйбәт, 30 яшемдә ничек сәламәт булсам, хәзер дә шулай, – ди ул. – 2017 елдан азапландым бит. Тән кычытты, авыз кипте, кан басымы төште, бик нык ябыктым, йокым качты. Хәзер боларның берсе дә юк, тәнгә ит куна башлады. Даруларны эчеп торам, ике атнага бер анализлар тапшырам, өйдәге эшләрне карыйм. Авырган кеше табибка вакытында барсын, операция ясатудан курыкмасын иде. Мин табибларга аяк атлаган саен рәхмәт әйтәм.

 

 


Фикер өстәү