«Токсичный кешеләрне үзгәртеп тә, дәвалап та булмый»

Беркөнне “Эфир” телеканалыннан психолог чыгышын карадым. Без токсичный, ягъни агулы кешеләр арасында яшибез икән. Алар биш төркемгә бүленәләр һәм һәрберсе тирә-якка агу чәчә икән. Күңелемнән үзем белән аралашкан кешеләрне барлый башладым һәм психологның сүзләренә тәмам ышандым. Үз-үзләрен тотышлары, башкаларга мөнәсәбәтләре белән теләсә кемне чыгырыннан чыгарырлык бәндәләр шактый икән арабызда.

Күптән түгел мине бер танышым әрләп ташлады. “Элек авылларны колхоз карап тота иде”, – дигән сүзем ошамады моңа. “Колхоз” дигән сүз үзе үк ачуын кабартты аның. Баксаң ул кулларын туңдыра-туңдыра колхоз бәрәңгесен алган. Ә мин, авылдан чыгып качкан кеше, колхоз эшен күз алдыма да китермим икән. Әлеге танышым мине, үзенең кул астында эшләгәннәр дә ишетсен диптер инде, кычкыра-кычкыра сүкте дә сүзен: “Ачу китереп сөйләнеп торган буласың тагын”, – дип тәмамлады. Хәзер уйлап утырам. Бит, танышым каргаган колхозлар арасында менә дигәннәре дә бар иде. Заманга ияреп, акыллы булып күренергә теләп, күмәк хуҗалыкларны пыран-заран китергәнче, бәлки, бу илнең гомер буе бер яктан бер якка ташланып яшәве һәм шуңа күрә артык мантый алмавы турында сөйләшергә кирәк булгандыр. Һәрхәлдә, сүз башлавымның максаты шул иде. Бу ил әле революция елларында ук “до основания разрушим…” дип җырлады һәм җыр бүген дә дәвам итә. Дөньяның алга киткән илләре, гадәттә, үткәннең иң яхшы якларын саклап калып, җимерүгә түгел, ә алгарышка йөз тоткан реформалар үткәреп яшиләр. Без исә, бетне үтерәбез дип, тунны яндырабыз, бер селтәнүдә барысын да юк итеп гомер кичерәбез. Чөнки, сәясәт, хакимият баскычларында үзләре генә хаклы дип санаганнар очраштыргалый. Иң куркынычы, мәсәлән, әгәр югарыдан “Бүген колхозларны кире кайтарырга!” дигән әмер төшсә, шул ук кешеләр беренчеләрдән булып: “Яшәсен, колхоз!” – дип кычкырачак.

Психолог үз чыгышын болайрак тәмамлады: токсичный кешеләрне үзгәртеп тә, дәвалап та булмый. Агуланмас өчен аларны үзеңнән читкә этеп куярга кирәк. “Анысы шулай шулаен да, тартып җибәр кураең” дигәндәй, бөтенесен дә читкә этеп куя-куя берүзең басып калсаң нишләрсең?!


Фикер өстәү