Аерылганнан соң да тормыш бар! | Аерылышуны ничек кичерергә?

Бәхеткә түзеп кара! Җырларда юкка гына шулай дип җырланмый икән. Арабызда бәхеткә түзә алмаучылар да җитәрлек. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче бер туташ әнә аерылышырга гариза язган. Сәбәбен кычкырып әйтергә дә аптырый торган: ире артык яхшы кеше икән! “Миңа шулкадәр күңелсез. Ул мине артык нык ярата. Гел бүләкләр бирә, бөтен хаталарымны кичерә. Миңа хәтта өй җыештырырга да ярдәм итә. Туйдым”, – дип шаккатырган ул.

Тормыш иптәше артык яхшы кеше булганга гаилә таркатучылар адым саен очрамый, билгеле. Һәрхәлдә, безнең илдә бу – сирәк күренеш. Бездәге гаиләләрнең таркалуына нигездә фәкыйрьлек (46 процент), хыянәт һәм көнчелек (22 процент), эгоизм (21 процент) кебек күренешләр сәбәпче була. Күптән түгел Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли.

Гаиләләр тагын ни  сәбәпле таркала? Психолог Лилия БОРМУСОВА сүзләренә караганда, бүген бездәге гаиләләрнең күпчелеге ир белән хатынның бер-берсен ишетмәве, аңларга теләмәве аркасында да таркала.

– Миңа аерылышу чигенә җиткән гаиләләр еш мөрәҗәгать итә. Гадәттә, аларның берсе гаиләне саклап калырга тели, икенчесе исә “килдемме – килдем” дигәндәй, битараф йөз белән утыра. Нигездә, хатын-кызлар зарлана, – ди белгеч. – Алар иренең үзенә тиешле игътибар бирмәвеннән, хатынга хезмәтче итеп кенә каравыннан канәгатьсезлек белдерә. Үзеңнең шәхси ихтыяҗларыңны башка кеше хисабына канәгатьләндерү – зур хата. Гаиләдә мондый күренеш күзәтелгәндә, чаң сугарга җирлек бар.

Әтиәни белән бер түбә астында яшәгән гаиләләрдән еш кына: “Без хәтта тынычлап талаша да алмыйбыз”, дигән сүзне ишетергә туры килә. Мөнәсәбәтләргә каенатакаенана, әтиәни тыкшыну аркасында таркалган гаиләләр дә юк түгел. Бу очракта ни эшләргә?

– Мәңгелек проблема бу. Баласын һәрчак яклап-саклап өйрәнгән ата-ана бу гадәтен баласы буй җитеп, гаилә коргач та ташларга ашыкмый. Яшьләр арасына кысылып, хәлне тагын да катлауландыруларын аңламыйлар. Шуңа күрә мондый хәл килеп туганда, кадерле кешеләреңә җайлап кына аларның өйрәтүләренә мохтаҗ булмавыңны аңлатырга кирәк. Дөрес, моның өчен яшь парның, дөрестән дә, “үскән”, мөстәкыйль булуы кирәк. Аз гына аңлашылмаучанлык тууга, әти-әни янына киңәш сорап, эчеңне бушатырга чапсаң, мөнәсәбәтләреңә тыкшынып яшәүләрен көт тә тор. Шуңа күрә эшне иң элек үзеңнән башларга кирәк.

Ир белән хатын берберсен күрә алмас дәрәҗәгә җитсә дә, бала хакына дип, аерылышудан тыелып яшәгән гаиләләр дә шактый. Болай эшләү дөресме?

Дөресме-түгелме, шунысы хак: барысына да түзеп яшәгән өчен бала ата-анасына беркайчан да рәхмәт әйтмәячәк. Алар барысын да күрә, ишетә бит. Бер-берегезне яратмауны да шундук сизәчәк. Моның ахыры, гадәттә, стресс, невроз кебек диагнозлар белән тәмамлана. Шуңа күрә аерылыр чиккә җиткән парларга аерылу хәерле. Балага исә аның моннан берни югалтмавын, әтисе белән әнисе аны элеккечә үк яратуын аңлатырга кирәк.

Атаанасы аерылышкан бала төшенкелеккә бирелмәсен өчен ни эшләргә?

– Күп вакытыгызны балагыз белән уздырыгыз. Ешрак күңел ачыгыз, бала күтәренке күңел белән йөрсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгез. Парлы тормыш белән парсыз тормыш арасында бернинди үзгәреш сизелмәсен. Аңа, җай чыккан саен, яратуыгызны әйтеп, сиздереп торыгыз. Бала янында элеккеге ирегез яки хатыныгыз белән дорфа сөйләшү, ызгышудан да тыелыгыз.

Аерылышканнан соң чын мәгънәсендә тыныч күңел белән яши башлау өчен, ким дигәндә, 4-5 ел вакыт кирәк, диләр. Бу фикер белән килешәсезме?

– Бу саннарны беренче тапкыр ишетәм. Әмма, үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: аерылышу уңаеннан кара кайгыга батып йөрүләр, гадәттә, 6 айдан соң кими. Якынча 1,5 елдан инде кеше яңа халәтенә тулысынча ияләнеп, яңа тормыш белән яши башлый.

Аерылышуны ничек кичерергә? Психолог Лилия Бормусовадан киңәшләр:

1. Аерылышканнан соң да тормыш бар! Баштагы чорда бу сүзләргә бик ышанасы килмәсә дә, бу шулай. Беренче никахы уңышлы булмыйча, кабат өйләнеп яки кияүгә чыгып, бик бәхетле, ныклы гаилә төзегән кешеләр белән эшләргә туры килгәне бар.
2. Телефоныгызны сүндереп куегыз. Авыр булачак. Элеккеге сөйгәнегезгә әйтелмәгән сүзләрне әйтеп бетерәсе, шалтыратып, тавышын ишетергә теләгән чакларагыз күп булачак. Түзегез. Бер киселгән икмәк кире ялганмый, диюләре хак! 3
3. Элеккеге гаилә дусларыгыз белән вакытлыча араны өзү дә файдага гына булачак. Аларның уңышсыз никахыгыз турында кабат-кабат искә төшереп торудан башка “файдасы” булмаячак.
4. Булган хәлләрне баштан уздырып анализлагыз. Кайда ялгыштыгыз икән? Киләчәктә бу хаталарны кабатламас өчен ни эшләргә? Әнә шул сорауларга җавап табарга тырышыгыз. Тормыш – китап түгел ул, аны кабат-кабат төзәтеп язып булмый!
5. Яраткан эшегез белән шөгыльләнү өчен кайчаннан бирле вакыт таба алмый йөрдегезме? Хәзер хыялларны тормышка ашыру өчен менә дигән вакыт! Даими хоббиегызны булдырсагыз да аерылышу турындагы күңелсез уйларга бирелергә вакытыгыз калмас.


Фикер өстәү