Россиядә табиб билгеләгән даруларны бушлай бирергә җыеналар

Табиб билгеләгән һәм яшәү өчен мөһим булган даруларны бушлай яки ташлама белән алу мөмкинлеге булуы ихтимал. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый проект әзерли. Бу хакта ведомство башлыгы Вероника Скворцовага сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Амбулаториядә дару белән дәвалауның бердәм цифрлы системасы 2022 елда ук үз көченә керергә мөмкин. Хәзер бушлай медикаментлар бары тик ташламалы категориядәге гражданнарга гына бирелә. Яңа система бушлай дарулар алу хокукына ия яки аларны сатып алуда зур ташлама биреләчәк кешеләр исемлеген киңәйтүне күздә тота.

Скворцова сүзләренчә, исемлеккә башта аерым төр авырулары булган гражданнарны кертү планлаштырыла. Министр Омскида үткәрелгән «сынау» экспериментын мисал итеп китерде. Анда тромблар барлыкка килүгә каршы препаратларны йөрәк һәм кан тамырларына кыйммәтле операцияләр кичергән пациентларга биргәннәр. Кировта даруларны гипертоникларга кан басымын контрольдә тоту өчен биргәннәр.

Ведомство башлыгы ике очракта да кан тамырлары авыруларыннан үлү күрсәткече кимү һәм ашыгыч ярдәм чакырулар саны кимү теркәлүен искәрткән.

«Российская газета» мәгълүматларына караганда, Сәламәтлек саклау министрлыгы башка вариантлар турында да фикер алыша. 14 яшькә кадәрге яки балигъ булмаган балалар өчен бушлай дарулар бирүне кертү турында да сүз бара.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/22/194063/


Фикер өстәү