Йолдызнамә | 23 – 29 сентябрь

 

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу чорда кемгәдер тәнкыйть угы тидерү, авыр сүз әйтеп рәнҗетү теләге тынгылык бирмәскә мөмкин. Шыпырт! Юкса кара тавыш чыгарырсыз һәм моңа үзегез дә үкенеп бетә алмассыз.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Әлегәчә ялгыз икәнсез, булачак язмышыгыз белән очрашуга әзер торыгыз! Эштә, авызыгыздан чыкканны колагыгыз ишетсен, дигән гыйбарәне онытмагыз. Ник дигәндә, ялгыш кына әйтелгән юк-бар  сүз дә алга таба үзегезгә каршы кулланылырга мөмкин.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бәхет тынлыкны ярата, дигәнне ишеткәнегез бардыр. Шулай икән, әлегә сез дә уңышларыгыз турында ләм-мим! Юкса күз тидерергә мөмкиннәр. Берәрсе белән әйткәләшеп алгансыз икән, татулашу өчен үзегездә ничек тә көч табасы! Чөнки озакламый нәкъ менә шул кешегә ялынырга туры килмәгәе.

Кысла (22.06 – 22.07) Бу чорда күңелегезне инде күптән тырнап килгән бер сорауга җавап табарсыз. Шулай итеп, ниһаять, рәхәтләнеп, тынычланып калырсыз,  иртәгесе көнгә күбрәк ышаныч белән карый башларсыз. Өстәвенә әле сөеклегезнең матур гына бер уңышына да сөенеп туя алмассыз.

Арыслан (23.07 – 23.08) Баштанаяк эшкә чумарсыз. Әйтергә кирәк, акчалы эшкә. Хезмәттәшегез арасыннан сәер генә бер яңалык ишетеп уйга калырсыз. Киләчәктәге планнарыгызны үзгәртүгә китерер  кебек ул чөнки…

Кыз (24.08 – 22.09) Бу атнада йолдызлар шактый ук зур керем вәгъдә итә. Сөеклегез белән гадәттәгедән йомшаграк мөгамәләдә булу кирәк шикелле. Чөнки аның күңеле саксызрак әйтелгән сүздән дә, юка пыяла кебек, уалырга гына тора хәзер.

Үлчәү (23.09 23.10) Көндәлек йөдәткеч эшләрдән тәмам хәлдән таймас өчен ярдәм сораудан кыенсынмагыз: кайчандагыга караганда да кирәк ул сезгә хәзер. Юк-бар авыртулар баш калкытмасын өчен ял һәм җиде сәгатьлек йокы турында онытмагыз. Хәзер сезнең өчен иң шәп ялның нинди икәнен беләсезме? Диванга кырын ятып китап уку.

Чаян (24.10 22.11) Соңгы вакытларда үзегезне карамый башладыгыз түгелме? Өс-башны бераз гына яңарту да күңелегезне күтәреп җибәрәчәк, эшкә дәрт уятачак! Бу атнада акчага бәйле эшләргә тотына күрмәгез. Кирәкмәгән чыгымнар булуы мөмкин.

Укчы (23.11 21.12 Көтелмәгән бер хәбәр гадәти тормыш агышын бозмагае. Тик үзгәрешләрдән куркып калырга кирәкми: алар үзегез өчен отышлы да булачак әле. Бер дустыгызга нәкъ менә сезнең булышлык кирәк булыр. Кулдан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышыгыз – савабын бик тиздән күрәчәксез.

Кәҗәмөгез (22.12 20.01) Никадәр күбрәк бил бөксәгез, хезмәттәшләрегез алдында шуның кадәр зуррак абруй-ихтирамга ирешерсез. Кичләрен эштә калудан яки хезмәт урынына иртән-иртүк килеп утырудан курыкмагыз – хезмәтегезнең тамчысы да әрәм булмаячак.

Сукояр (21.01 19.02) Инде әллә кайчаннан җыелып килгән эшләрегезне атна ахырына төгәлләп куярга тырышыгыз. Соңгарак калсагыз, бик авырга туры киләчәк. Ял көннәрен чын мәгънәсендә ялга багышлау өчен искиткеч яхшы мөмкинлекләр туачак.

Балык  (20.02 – 20.03 Хезмәттәшләрегез белән үзара килеп чыккан бер бәхәстә юл куюдан да яхшысы юк. Озакламый үзегезгә яхшылык булып әйләнеп кайтачак ул. Туганнарыгызга игътибарлырак булыгыз. Аларга сездән ярдәм кирәк.


Фикер өстәү