Финанс министрлыгы дәүләт хезмәткәрләренең күбесен кыскартырга җыена

2020 елдан Россиядә дәүләт идарәсе өлкәсендә реформа башлана. Аның нәтиҗәсендә дәүләт хезмәткәрләренең «армиясен» бетерәчәкләр һәм калганнарының хезмәт хакын арттырачаклар. Бу хакта РИА Новости Финанс министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренкога сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, киресенчә булган очракта, түрәләрнең хезмәт хакы киләчәктә инфляция дәрәҗәсенә генә индексацияләнәчәк. Чөнки барлык дәүләт хезмәткәрләренә хезмәт хакы күләмен конкурентлык дәрәҗәсенә кадәр арттыру өчен бюджетта елына өстәмә 100 млрд сум эзләргә туры киләчәк.

  • «Әгәр планлаштырылган кыскартуны үткәрмәсәң, дәүләт хезмәтендә хезмәт хакының конкурентлык дәрәҗәсенә ирешә алмыйсың», — диде Татьяна Нестеренко.

Финанс министрлыгы дәүләт аппаратын ике этапта кыскартуны планлаштыра. Беренчесендә бу автомат рәвештә булачак. Әйтик, федераль башкарма хакимият органнарының үзәк аппаратлары саны 2020 елда 10 процентка, территориаль органнар 5 процентка кыскартылачак. Ә 2021 елда бу күрсәткеч төбәкләрдә 15 процент тәшкил итәчәк.

Икенче этапта министрлыклар һәм ведомстволарның территориаль органнарын эреләтү, юридик зат статусыннан һәм бүлекчәләрдән башка филиалларга үзгәртү планлаштырыла.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү