Россия реестрының Татарстан бүлегендә (Росреестр) күчемсез милеккә салым һәм арест салу мәсьәләләре буенча кайнар линия ачыла, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
«24 сентябрь көнне 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр гражданнар сорауларына җавап биреләчәк», — диелә хәбәрдә.
Кайнар линиянең Казандагы телефоны (843) 255-25-71, сорауларга арестларны дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Лилия Фәхретдинова җавап бирәчәк. Татарстанның башка шәһәрләре һәм районнарындагы телефоннарны rosreestr.tatarstan.ru сайтыннан карап була.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat