Россия Диния нәзарәте башлыгы итеп кем сайланганы билгеле (ФОТО)

Бүген Мәскәү җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең VII хисап-сайлау съездында Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие итеп бертавыштан шәех Равил Гайнетдин сайланды.

“Бердәм булуыгыз өчен ихластан рәхмәтемне белдерәм. Бу өммәтебезнең ислам, мөселманнар, илдәге халыклар, җәмгыятебез иминлеге өчен бердәм эшләргә әзер икәнлеген күрсәтә”, — диде Равил Гайнетдинов.

Съездта оешма рәисенең беренче урынбасары итеп Дамир Мөхетдинов сайланды. Россия субъектларыннан чакырылган 150 делегатның 149ы катнашты.

«Татар-Информ»


Россия Диния нәзарәте башлыгы итеп кем сайланганы билгеле (ФОТО)” язмасына фикерләр

  1. Юбилеегыз белэн Равил хэзрэт! Шэле авылыннан чыккан ин затлы шэхес. Энекэшегез режиссер Ринат Эюпов та ин милли хэм куренекле шэхес. Чын кунелдэн горурланабыз шушы ике миллэтнен асыл ир- егетлэре белэн!!!

Фикер өстәү