Бәхетне күрү өчен күңел кирәк. “Нечкәбил”нең ярымфиналы узды

Резеда һәм Марсель Шаһидуллиннар белән “Нечкәбил” бәйгесенең ярымфинал өлешендә  танышыткы. Алар икесе дә начар күрә. Тик бу аларга бер-берсен табарга, кавышырга комачауламаган.

– Улым начар күргәч, ялгыз калыр, гаилә кора алмас, дигән идем. Шөкер, бер дигән хатыны да бар, улы да үсеп килә. Безнең өчен шуннан да зур бәхет юк, – ди Марсельнең әнисе Асия апа. – Күңелне кузгата торган бәйрәм булды бу. Елыйсы гына килеп тора. Юк, зарланып түгел, мескенләнеп тә түгел, шатлыктан күңел тула. Безнең дә балаларыбыз сау-сәламәт гаиләләр арасында басып тора, үзләренең тормышлары турында сөйли. Күпме якын иткән дуслары килгән! Бәхет өчен тагын ни кирәк?!

“Нечкәбил”нең ярымфинал өлешендә республика шәһәр һәм районнарыннан җыелган 48 нәфис зат катнашты. Татарстанда хатын-кызлар өчен бәйгеләр күп уза, ә мондый берәү генә. Биредә гәүдә нәфислеген дә тикшермиләр, бил нечкәлеге дә кирәкми. 20 нче мәртәбә уздырылучы бәйгенең максаты – гомерен гаиләләренә багышлаган гүзәл затларны күрсәтү, матур гореф-гадәтләрне башкалар белән бүлешү.

Җиңү өчен бөтен гаиләләре белән тырышалар. Резеда белән Марсельнең якыннарының күплегенә без дә инандык. Алар сукырлар һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә укытучы булып эшли икән. “Башкаларга белем бирү, аларны өйрәтү күңелгә рәхәтлек бирә, өмет уята. Күзләре яхшы күргән кешеләр күрмичә дә бәхетле яшәүне белми әле”, – ди Резеда.

Гыйбадуллиннар гаиләсе Лаеш районыннан килгән. Ятим балаларның күңелләрен күрергә тырышалар. Алар Ләйсән белән Зөфәрне әти һәм әни дип йөртә. Гыйбадуллиннарның үзләрендә дә өч бала. Әмма башкаларны үзләренә чакырып кунак итәргә, яшәтергә мөмкинлек табалар икән. Бу сабыйлар да чыгыш ясады бәйгедә. Гаилә башлыгы бер хәдис тә әйтеп куйды: “Ятим баланың башыннан сыпырсаң, чәч бөртеге хәтле савап язылыр”. Ләйсән ханым ул балалар турында тыныч кына сөйли алмый. “Гаиләдә матур яшәүнең сере – үз бәхетеңнән башкаларга өлеш чыгару. Ятимнәрне ярату, аларга җылыңны, назыңны кызганмау”, – ди Ләйсән.

Бу чарада без Кайбыч районындагы Борындык болыннарына да «кайтып килдек». Авыл мәдәният йортында эшләүче Илсинә Хөснетдинова безгә мәтрүшкәләр бүләк итте. Алар күрсәтәсе йола самавыр турында иде. Илсинә ире Марат белән ике ул үстерә. Бер йортта алты кеше яши алар. Каенанасы Илсөяр 45 ел сыер сауган, әтиләре Мирсәет 40 ел механизатор булып эшләгән. Хәзер инде аның эшен улы Марат дәвам итә.

– Иремне сәхнәгә алып чыгу җиңел булмады. Ярый ла, без бәйрәмнәр уздырып шомарган. Әле дә каенанама рәхмәт. Бу бәйгедә ул минем белән катнаша, – ди Илсинә. Илсөяр апа гына түгел, бөтен Борындык килгән иде, ахры. Гармун уйнаучы апалар, шау-гөр китереп, бар халыкны биетте.

Балтач районының Бөрбаш авылында яшәүче Лилия белән Рөстәм Заһидуллиннар исә бер мәлгә Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортына Бөрбаш чишмәләрен күчереп куйды. Үз авылларының матурлыгын, андагы йолаларны күрсәтү өчен хәтта алар залда улактан агып торучы чишмә дә ясаган иде. Бу гаиләдә без матур мәхәббәт күрдек. Яшьләрнең үрнәк алып яшәр кешеләре бар. Әти-әниләре дә матур гомер юлын үткән. Каенатасы уйнаган баянга кушылып, килен җыр суза. Аңа ире Рөстәм кушыла. Ә ул карашлар. Анда бар да бар: ярату, хөрмәт, ышану…

Үз туган җирләрен, ирләрен яратучы ханымнарны күрдек. Ә менә Таҗикстанның Дүшәмбе шәһәреннән күчеп кайткан, Татарстанны үз иле итеп санаучы гаилә Сабада яши икән. Рухсола һәм Абдукадыйр Ходайбирдиевләр гаиләсендә – өч бала.

– Әбием, бәхет теләгәндә, кызың сердәшчең булсын, дип кабатлый иде. Без, Аллага шөкер, бәхетле. Әни – минем иң якын дустым. Гаиләбезнең учагын җылытып торганы өчен рәхмәт аңа, – ди кызы Манижа. Кече уллары үзен Сабаныкы дип саный. Чөнки Әмин монда кайткач туган. Рухсола ханымны исә Сабадагы бик күп бала икенче әни дип йөртә. “Ел саен районда 400 бала туа. Миңа алар барысы да бик кадерле”, – ди акушер-гинеколог булып эшләүче ханым.

Гаилә өчен җан атарга килүчеләр арасында кемнәр генә юк иде… Рухсола ханымга өч баласы һәм ире мәхәббәтләрен төрле телләрдә әйтеп чәчәк бирде. Балалары бишәр тел белә. Ә алар әзерләгән табынны күрсәгез! Үзебезне Таҗикстанда дип хис иттек.

Матур гаиләләр бик күп. Барысын турында да язып бетереп булмый. Сәхнәгә күтәрелгән ханымнарны Татарстанның премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева котлады. Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова исә аларны инде җиңүчеләр дип атады.

– Бу сәхнәгә менеп, үз гаиләгез хакында курыкмыйча сөйләргә батырчылык иткәнсез икән, димәк, сезгә кеше алдында оят түгел. Гаиләгез белән горурланып була. Бу бәйрәм күпме гаиләләрне берләштереп тора. Матур яшәгәндә генә, сез башкаларга үрнәк буласыз, – диде ул.

 “Нечкәбил” бәйгесенең финалы ноябрь аенда узачак.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү