«Имамнар моны Таҗетдин хәзрәтнең рухы шат булгандыр, дип юрады…»

Халыкны хәтер яшәтә. 18 сентябрь көнне Зәй районының Имәнлебаш авылына, Таҗетдин хәзрәт Ялчыгол укуларына баргач, мин бу хакыйкатькә тагын бер кат ышандым. Һава торышын күрәзәләп торганнары өчен хезмәт хакы алучылар алдагы көнне яңгыр вәгъдә итсә дә, гаҗәп матур, тыныч, кояшлы көн булды ул. Тантанада катнашкан имамнар моны Таҗетдин хәзрәтнең рухы шат булгандыр, дип юрады.

Зәйлеләр Ялчыгол укуларын җиденче мәртәбә уздыра инде. Соңгы өч елын – Имәнлебашта. “Миңа калса, якташым үзенә Таҗетдин Зәйле дигән алмашат-псевдоним алса да, табигый булыр иде. Чөнки аның бөтен гомере диярлек Зәй буе авылларында узган. Түбән Каманың Кызыл Чапчак авылында – чирек гасыр, Каенлыда тугыз ел яшәгән. Зәйнең Мәлем (Югары Нәлем) авылында унөч ел торган, вафат булып җирләнгән Имәнлебаш авылы да Зәй елгасына якын гына”, – дип сөйләде бу уңайдан юлда барганда әлеге укуларда даими катнашып килүче КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов.

Нигә Имәнлебашта? Таҗетдин хәзрәтләре Азнакай районының Чалпы авылында туган бит. Сабый чагы шунда үткән. Мамадыш районының Кече Сөн авылында өч ел мәдрәсәдә укыткан, Сөндә аңа багышланган музей да бар. Кызылчапчаклыларның нигә тавыш-тыны юк? Бездә уздырыйк әле дип, нигә чәчрәп чыкмыйлар? Хатыйп абый бу сорауларымны көлемсерәп тыңлады да: “Әле өлгереп җитмәгәннәрдер. Укуларны Имәнлебашта уздырулары бик табигый. Ул бит бирегә, бер танышының үтенеченә колак салып, хастаны дәваларга дип килә. Үзе чирләп китә дә, шушында ук ахирәткә күчә. Кайда вафат булсам, шунда җирләрсез, дигән васыятенә туры китереп, аны Имәнлебаш зиратында җирлиләр. Мәңгелеккә күчкән урыны, җәсәде шушында. Шулай булгач, монда искә алулары, зурлаулары урынлы”, – дип җаваплады.

Әлеге мәһабәт наратлар үскән чиста, күркәм зиратны без дә зиярәт кылдык. Мәрхүм хәзрәтнең кабере өстендә дә мәһабәт нарат үсә икән. Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин чын татар мәкаме белән, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, Коръән аятьләре укыды, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев озаклап, тәмләп дога кылды (аның дога кылуы да –  зур нәсыйхәт).

Имәнлебаш

Мәшһүр хәзрәткә шушылай кадер-хөрмәт күрсәтеп торганнары өчен Раббыбыз бу авылга бәрәкәтен биргән. Төзек-матур йортлар, асфальтланган урамнар, гөлбакча эчендә утырган мәчет, клуб – кайсын гына алсаң да, тел шартлатырлык. Мәдәният йортын иркен, якты, дип әйтү генә җитмәс: Ходайның рәхмәте, җылытып та куйганнар. Мондый тантаналар вакытында хуҗаларның кунакларны мәдәният йорты янында коймак-тәбикмәк пешереп, самавыр гөжләтеп каршы алганнарын күргән бар инде. Моның өстенә имәнлебашлылар мәдәният йортына алып килә торган юл буенда көянтә, комган күргәзмәләре оештырган. Мәдәният хезмәткәрләре: “Халкыбызда комганның ун-унбишләп төре булган, монда шуларның иң матурларын күрәсез; көянтәләрнең дә кулланыштан чыкканы юк әле, безнең өлкәннәребез суны гына түгел, бәрәңге бакчасыннан “икенче ипи”не дә көянтәләп ташый, күрше авылыбызда көянтә ясау осталары бар иде. Аларның исемнәре”… – дип бәян итә башлагач, кара, ничек тәфсилләп аңлата, их, диктофонымны кабызмаганмын, дип үкенеп куйдым.

Укулар барышында ике дистәләп чыгыш яңгырады. Аларның һәрберсенә тукталу мөмкин түгел. Шулай да чыгышлар башланыр алдыннан Зәйнең күптән түгел элеккеге имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов турында документаль фильм күрсәтүләрен халык бик җылы кабул итте. Мәрхүм район имамнарын ике дистә ел җитәкләгән, әлеге укуларны оештыру башлангычы белән чыккан кече күңелле, олы йөрәкле хәзрәт иде.

Сәхнә түрендә район башлыгы Разиф Кәримов белән бергә район башкарма комитеты рәисе Илнар Хафизов бергә утырганга да күпләр игътибар иткәндер. Гадәттә район җитәкчеләренең берсе катнашкан тантанада икенчесе булмый. Менә монда икәүләп килгәннәр. Бу да – зур хөрмәт билгесе. Конференция-укуны гадәттә сүз эзләп кеше кесәсенә керми торган берәр мәдәният хезмәткәре алып бара. Биредә башкарма комитет җитәкчесе алып барды. Чөнки үзе сүз остасы икән. Сер түгел: мондый укулар ел да үткәрелә башласа, ялыктыра, чыгыш ясаучылар кабатлана башлый. Билгеле, бу хәл бәйрәмдар шәхесенең зурлыгына һәм ни дәрәҗәдә өйрәнелүенә бәйле. Соңрак, укуларга йомгак ясарга чыккач, Хатыйп ага шушы хәлне искәртеп, район башлыгына, кыенга килсә, укуларны ике елга бер мәртәбә дә уздыра аласыз, дип киңәш бирде. Шөкер, Разиф әфәнде, юк, юк, ел да үткәрәчәкбез, көчебез, мөмкинлегебез бар, дип бу тәкъдимне кире какты. Чынлап та, Таҗетдин хәзрәтләренең мирасы әле аз өйрәнелгән. Әнә Татарстан Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге мөдире Айдар Кәрибуллин олуг мөнбәрдән: “Мәшһүребезнең уннан артык әсәре билгеле булып, аның өчесен генә бүген табып алып укырга мөмкин. Татар җәмәгатьчелегенә ул нигездә “Рисаләи Газизин”, “Тәварихы Болгария” әсәрләре авторы буларак мәгълүм”, – дип сөйләде.

Шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевне дә хәзрәтнең якташы дип әйтергә мөмкин икән. “Туган җирем – Ташлык авылы Зәйнең теге ягында гына. Моннан унбиш чакрым гына булыр. Билгеле, хәзрәтнең тараткан гыйлем нуры безнең авылга да килеп җиткән. Теләсә кайсы халык бөекләренең җилкәсенә таянып тора, диләр. Таҗетдин Ялчыгол – милләтебезнең менә шундый алтын баганаларыннан берсе”, – дип сөйләде ул. Каенлы, Мәлем авылыннан килүчеләр дә чыгыш ясады анда. Мәлемнән Ялчыгол буыны вәкиле Алсу Талипованың, авылыбызның юлы начар, кайчан асфальт түшәлер икән, без дә шушындый укулар уздырыр идек, дип аһ оруы истә калды. Шул минутта сикереп чыгып: “Их, егетләр, әүвәл үзегездә Таҗетдин укуларын оештырыгыз, юл аннан соң килә ул”, – дип киңәш бирмәкче идем дә, кунак булсаң, тыйнак бул, дип тыелып калдым.

Чып-чын татар кешесе

– Таҗетдин Ялчыгол – гамәл кешесе. Ул табиб та, тарихчы, язучы, дин галиме, мөгаллим дә булган. Язган китапларын үзе таратып та йөргән, – дип ул көнне мәшһүребез турында шактый тәфсилләп сөйләделәр. Аның исемен зурлау, таныту, искәртеп тору максатында ул яшәгән районнарда әле аз эшләнүен дә тәкрарладылар. Аерым алганда, янымда утырган, үзе Ялчыгол нәселенә тоташкан Түбән Кама шәһәре Аксакаллар шурасы рәисе Васыйл Камалов, шәһәребезнең бер урамына мәшһүребезнең исемен бирүне сорап мөрәҗәгать иткән идек, кала хакимиятләре, аптыратмагыз әле, дигән кебек бик шома гына җавап бирде, дип уфтанды. Бигеле, Чалпыда, туган җирендә галимне зурлап искә алмаулары да сәеррәк. Югыйсә Азнакай ягы – бөекләренең кадерен белә, олылый торган төбәк. Әнә Зәйдәге бер мәчеткә Ялчыгол исемен биргәннәр, шәһәр үзәгендә ислам кануннарына каршы килми торган үзенчәлекле һәйкәл куйганнар!

Шуны да әйтми китә алмыйм: әтисе Ялчыгол белән бергә хаҗ кылуын, Истанбулда булуын исәпкә алмаганда, Таҗетдин хәзрәтләре – гомере буе Татарстан җирендә яшәгән һәм иҗат иткән шәхес. Шуңа карамастан Башкортстанда аны башкорт галиме дип санаулары, моңа ияреп үзебезнең татар галимнәренең дә кайберләре аны башкорт дип язып чыгулары сәер. Мин бу шик-шөбһәләремне укуларда катнашкан Татарстан Милли китапханәсе директорының фәнни һәм методик эшләр буенча урынбасары Ирек Һадиев белән уртаклаштым. “Дөрес, бер язмасында Таҗетдин хәзрәт үзен “иштәк” дип яза. Белүебезчә, башкортларның бер бабалары – иштәкләр. Әмма галим моны махсус эшләгән. Ул заманда, Пугач явында катнашкан, дип татар, башкортларны шактый нык эзәрлекләгәннәр. Шуннан котылу өчен ул үзен иштәк (остяк) дип күрсәткән”, – дип аңлатты моны китап белгече.

Сүземнең азагында Х. Миңнегуловның тагын бер әһәмиятле күзәтүен кертеп җибәрмәсәм, язмам тулы булмас кебек. “Күренекле кешеләребезнең нәсел дәвамчылары кайчагында арттырып җибәрә, масая. Әтием, бабам – мәшһүр татар, дип мактана, үзләре әсәрләрен, туган телебезне белми. Таҗетдин Ялчыгол нәселе телебезне саклый, әсәрләрен укый, белеп тора. Әлеге укулар бу яктан да бик мөһим”, – дип киләчәгебез өчен борчыла ул.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү