Ни булды сиңа, “Ак Барс”? Хуҗалыкларда хезмәт хакы тоткарлана

Редакциягә “Ак Барс” холдинг компаниясенә керүче Әгерҗе, Чүпрәле, Буа, Апас, Югары Ослан районы хуҗалыкларыннан хезмәт хакының тоткарлануы, эшне оештыруда күп төрле кимчелекләр кабатлануы турында хат-хәбәрләр килеп иреште. Арада конкрет кешеләр тарафыннан имзаланганнары да, хезмәт коллективлары исеменнән язылганнары да бар.

“Ак Барс” холдинг компаниясенә керүче хуҗалык җитәкчеләре исеменнән язылган хатта авторларының исемнәре аталмаган. Күмәк хатта  йөзләрчә миллион сумнар белән исәпләнүче төрле кредитлар, лизинг, салым бурычлары гына түгел, газга, суга, электр энергиясенә, запас частьларга һәм башка кирәк-яракларга даими арта баручы түләүләр турында бәян ителгән. Җитәкчеләр җитештерелгән продукциянең чагыштырмача арзан булуы нәтиҗәсендә хуҗалыкларның хәле авырлашуга, эшчәнлектә мөстәкыйльлек булмауга, холдингның авыл хуҗалыгы буенча җитәкче урынбасарының кырыслыгына, күп мәсьәләне тиз арада хәл итә алмауга борчыла.

Хикмәт нәрсәдә? Йөзләрчә мең гектар сөрү җире, 70 мең баштан артык мөгезле эре терлеге, 20732 савым сыеры булган агрохолдинг хуҗалыклары ни өчен вакытында хезмәт хакы түли алмый? Югыйсә тәүлек саен 298 800 килограмм сөт, меңнәрчә килограмм ит, башка төр продукция җитештереп сатудан кергән акча моңа җитәргә тиеш сыман. Бигрәк тә сөт хакы узган ел белән чагыштырганда 5-6 сумга артык булганда…

Әгерҗедә авыллар бетмәсме?

“Гомерем буе хуҗалыкта эшләдем. Авыр булса да, киләчәккә өмет бар иде. Хәзер хәлебез аеруча кыен. Гөрләп эшләп торган ферманы тәмам бөлгенлеккә чыгардылар. Ферма бетсә, авыл бетә бит”, – ди Әгерҗе районы Кадыбаш авылыннан килгән хезмәт ветераны. Туган авылының бетеп баруына борчылып, ул редакциягә “ачык хат” та язган. Шактый күләмле хаттан өзек тә китереп узыйк: “Районга “Ак Барс”килгәч, зур үзгәрешләр дә булды. Куәтле техника кайтарылды. Еллар буе эшкәртелми ятып, инде агач үсә башлаган җирләр эшкәртелде. 2014 елдан башлап, хәлләр иске эзенә төшә башлады. 6 ай хезмәт хакы алмыйча эшләгән чаклар да булды. Өстәгеләр безнең хәлне белеп бетерми, дисәм, ялгыш булыр. Мондый авырлыклар вакытлыча гынадыр, дип юандык. Тора-бара хәлләребез тагын да кыенлашты. Ә көннәрдән бер көнне безнең хуҗалыкны башка инвесторга саттылар. Ярый ла, эшләр уңайга китсә.

Бездәге хәлләр башкаларда да кабатланмасмы? Иң түбән күрсәткечләр безнең район хуҗалыкларында. Быел да дистәләгән мең гектар җир эшкәртелми, чәчелми кала. Игенчелектә генә түгел, терлекчелектә дә хәлләребез мөшкел. Берәр төрле чара күрелмәсә, безнең упкын алдында торган авылларыбыз бөтенләй бетәчәк”, – дип борчыла хезмәт ветераны.

Хатта язылганнарга ачыклык кертү өчен районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллинга мөрәҗәгать иттем. Аның әйтүенчә, “Ак Барс” – Әгерҗе” агрофирмасына керүче авылларның хәле чыннан да кыенлашканнан-кыенлаша.

– Гектарыннан уртача уңыш 14 центнер чамасы чыкты. Бу – республикада иң түбән күрсәткеч. Сөт, ит һәм башка продукция җитештерү күләме кими. Бүген агрофирманың бар кереме кайчандыр алынган кредитларның процентын түләргә китеп бара. Хезмәт хакы да берничә айга тоткарлана, – диде Дилүс Гатауллин.

Редакциягә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, “Ак Барс” агрохолдингына керүче Кайбыч, Апас, Буа һәм Чүпрәле районы хуҗалыкларында да хезмәт хаклары тоткарлана. Без “Ак Барс” холдинг компаниясенең авыл хуҗалыгы буенча җитәкче урынбасары Камил Галиев белән шул районнарны йөреп тә кайттык.

Җитәкчеләр нидән зарлана?

– Чыннан да, быел хуҗалыкларга шактый киеренке шартларда эшләргә туры килә, –  дип килеште Камил Галиев. – Моңа урып-җыю мәшәкатьләре, көзге чәчү, җир эшкәртү, терлек азыгы әзерләү, кышка әзерлек һәм башка күп төрле эшләрнең бер вакытка туры килүе дә сәбәп булгандыр. Әмма нәтиҗәлерәк эшләр өчен мөмкинлекләр юк, дип әйтмәс идем. Күп нәрсә хуҗалык җитәкчеләренең үзләреннән тора. Продукция җитештерү күләмен ай саен арттыра барган Буадагы “Авангард” яки Арчадагы “Ак Барс” –  Арча” хуҗалыкларында эшне оештыру, хезмәткә түләү буенча  проблемалар юк.

Хәер, авыл хуҗалыгында берәүгә дә җиңел түгел инде ул. Эш барышында хәл итәсе мәсьәләләр аларда да чыгып торадыр. Шулай да җитәкчеләр нидән зарлана соң? Бу урында хаттан бер өзек  китереп китү урынлы булыр:

“Терлекче-механизаторлар, ферма эшчеләренең күзенә карарга оят: соңгы айларда эш хакы бирү әледән-әле тоткарлана. Нәтиҗәдә, эшне оештыру урынына, әле прокуратурага, әле башка тикшерү урыннарына чакыртып, теңкәне корыталар. Эш эшлисе урында, отчет язып та вакыт әрәм итәргә туры килә. Нәтиҗәлерәк эшләр өчен безгә әз генә булса да мөстәкыйльлек тә кирәк бит. Хокукы булмаган җитәкченең җаваплылыгы да юк. Көн узсын да тизрәк кич җитсен, дип эшләргә туры килә. Башка чара калмагач, үзебез үк төрле урлашуга юл куябыз. Холдингның авыл хуҗалыгы буенча җитәкче урынбасары Камил Галиев өчен агрофирма директорлары белгеч түгел, ә үз кесәсен кайгыртучылар булып чыга. Җитештерелгән сөтне Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатына алып китәләр. Итне – Буа районындагы комбинатка. Акчасы – холдингка. Безнең фикергә колак салган кеше дә юк. Шуның аркасында югалтулар арта, эшләүчеләрнең киләчәккә ышанычы кими. Әйтик, ни өчен хуҗалык сөтне бик аз җитештерә? Чөнки терлекләрне тәрбияләү начар, тиешле рацион өчен кирәкле өстәмәләр бирелми. Ашлык уңышы нигә түбән? Ашлама алырга акча юк. Ни өчен акча юк? Чөнки сөт бик аз, диләр. Мондый сазлыктан кайчан да булса бер чыгасы иде бит”.

– Агрофирма җитәкчеләре хезмәт хакын кемгә, кайчан һәм күпме түләү турында мәсьәләне үзләре хәл итә. Акча түли алмый икән, димәк, җитештерүне арттырырга, югалтуларны киметергә, кыскасы, эшне тиешенчә оештырырга кирәк, – ди үз чиратында Камил Галиев.

Юрганыңа карап, аякны сузасы

Кайбыч районындагы “Золотая Нива” агрофирмасының 18635 гектар сөрү җире, 5200 баш мөгезле эре терлеге бар. Биредә 420 кеше эшли. Тәүлегенә 14500 килограмм сөт җитештерәләр. Ит, ашлык, чөгендер һәм башка төр продукция җитештерүдән дә шактый файда алына.

Хезмәт хакларына килгәндә, хуҗалык җитәкчесе Ринал Мотыйгуллин үзәкләштерелгән бухгалтериянең Буа шәһәрендә булуы кайчагында уңайсызлыклар китереп чыгаруын да яшерми. Ни өчен дигәндә, эшләүчеләрнең ниләр башкаруы турында нарядны алдан язып булмый, аны көне-сәгате белән санап-исәпләп чыгу да вакыт сорый. Шулай булуга да карамастан, август ае өчен аванс вакытында бирелгән.

– Хуҗалыкта мөстәкыйльлек бөтенләй юк, дип әйтмәс идем. “Касса планы”, ягъни керемнең күпмесен кая юнәлтергә икәнен һәр яңа ай башланганчы, бергәләп хәл итәбез. Иң беренче чиратта, кредит бурычлары, аннары салымнарны түлибез. Газга, утка, суга, электр энергиясенә дә акчаны вакытында күчерергә кирәк. Сер түгел, техника да әледән-әле ватылып тора. Запас частьларның бәясе гел арта. Кыскасы, үзебез турында онытып торган чаклар да бар. Билгеле, моның өчен дә баштан сыйпамыйлар. Кичә генә прокуратурага барган идек, инде менә хезмәт инспекциясенә чакыралар, – ди

Ринал Мотыйгуллин.

Ул бирешә торган кешегә охшамаган. Хатта искә алынган четерекле мәсьәлә – Камил Галиевның кырыслыгы турында соравыма да кызык җавап ишеттем.

– Хуҗалыкта тәҗрибәле механизаторлар җитешми. Көзге сөрүдәге техниканы берничә смена дәвамында файдалану турында бер әйтте, ике кабатлады. Аннары инде сүгенеп үк җибәргәч, проблема үзеннән-үзе хәл ителде: белгечләрне тракторга утыртырга туры килде. Көздән яхшылап эшкәртмәсәң, мул уңышка өмет итеп булмый бит, – ди Ринал Мотыйгуллин.

Игенчелектә генә түгел, терлекчелектә дә хуҗалык әлегә, кем әйтмешли, “ике аягына аксый”. Ринал Мотыйгуллин авыл хуҗалыгында 30 елдан артык эшләсә дә, биредә әле күптән түгел генә. Кыска гына вакыт эчендә хуҗалыкта булган эчке мөмкинлекләрне тулы көченә эшләтеп җибәрергә өлгергән. Бер генә мисал: бүген алар сөтне республикада иң кыйммәт бәя – килограммын 29 сум 12 тиеннән сата! Эшли генә түгел, сата белергә дә кирәк шул.

“Ак Барс”тагы хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшкәннән соң күңелгә шундый уйлар килә. Ә бит нәтиҗәләрнең күп өлеше җитәкчеләрнең үзләреннән дә тора. Кемдер сөтне 29 сумнан сатканда, аны 22дән биреп җибәрүчеләр дә бар. Продукция җитештерүне арттырган хуҗалыкларга ярдәм дә күбрәк эләгә.

Агрохолдингның Кайбыч районындагы “Дубрава” һәм “Кубня” хуҗалыкларында да хәлләр “Золотая Нива”дан әллә ни аермалы түгел бугай. Санаган белми, тураган белә дигәндәй, аларның да чабуына кредит бурычлары ябышкан. Беренче чиратта, төрле салымнарны, башка оешмаларга бурычларны каплыйлар. Хезмәт хакын вакытында түләү өчен җитештерүне арттырырга тырышалар.

Камил Галиев сүзләренә караганда, Апастагы “Свияга” агрофирмасы “Ак Барс” агрохолдингына керүче хуҗалыклар арасында иң зурларының берсе генә түгел, иң проблемалысы да. Ни өчен дигәндә, хуҗалык җилкәсендә бүген дә элеккеге инвестор – “Алтын Башак”тан калган 1 миллиард 200 миллион сум кредит бурычлары бар. Шулай булуга да карамастан, әлеге хуҗалык сөт, ит, ашлык, чөгендер һәм башка продукцияләр җитештерү буенча республикада иң алдынгылар рәтендә. Проблемалары шактый булса да, хуҗалык җитәкчесе Марат Хәсәнов зарланырга ашыкмый. Киресенчә, иң кыен чакларда холдинг һәрчак ярдәмгә килә, ди. Иң мөһиме – хуҗалыкта халык белән аңлашып эшләү бар. Пай җирләре өчен тиешлесен вакытында бирәләр, хезмәт хакларын вакытында түләү буенча да киеренкелек сизелми.

Буадагы “Ак Барс – Буа” агрофирмасы җитәкчесе Фәрит Мөдәррисов әйтүенчә, хезмәт хакын әлегә август ае өчен түләгәннәр.

– Эшләүчеләргә вакытында хезмәт хакы түләү башлыча хуҗалыкта эшне оештыра алуга бәйле, – ди ул.

Кыскасы, “Ак Барс” холдинг компаниясенең кайсы гына хуҗалыгына барып чыкма, кичекмәстән хәл итәсе мәсьәләләр барлыгын яшермиләр. Шул исәптән эшләүчеләргә хезмәт хакы буенча тоткарлыклар булуын да. Кайчандыр берничә дистә миллиард сум бурычы белән “Ак Барс” холдинг компаниясе үз канаты астына алган хуҗалыкларга бүген икеләтә тырышлык куеп эшләргә туры килә.

– Кыенлыклар бар, әмма күп нәрсә урыннарда эшне тиешлечә оештыра белүгә, булган мөмкинлекләрдән тулысынча файдалануга, алдынгы тәҗрибәне кулланып, тагын да нәтиҗәлерәк эшләүгә бәйле. Без хуҗалыкларга моңарчы да кулдан килгәнчә ярдәм иттек. Моннан соң да булышачакбыз. Шул исәптән, эш хакын вакытында түләү мәсьәләсе көндәлек игътибар үзәгендә булачак, – ди Камил Галиев.

    Камил Сәгъдәтшин

 

 


Фикер өстәү