Песошин республика халкын Татарстан профсоюзлар көне белән котлады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын һөнәр берлекләре көне белән котлады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Профессиональ берлекләр — беренче тарихи массакүләм иҗтимагый берләшмә, ул гражданнар җәмгыятенең иң актив өлешен үз эченә ала. Профсоюзлар тормыш таләбе», — диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Песошин ел саен профсоюзларның җәмгыятьтә абруе да, аларның социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләрен хәл итүгә дә йогынтысы арта баруын искәртте. Алар хезмәт коллективлары һәм эш бирүчеләр, хезмәт ияләре һәм төбәк хакимиятләре арасында арадашчы функцияләр башкара.

«Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе социаль-хезмәт өлкәсендәге үзгәртеп коруларда актив катнаша һәм күп очракта локомотив булып тора», – диде Премьер.

Котлау ахырында Алексей Песошин Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән Татарстан профсоюз хәрәкәтендә катнашучыларга «нык сәламәтлек, алга таба конструктив һәм сыйфатлы уртак эш» теләде.


Фикер өстәү