Фәнис Җиһанша татар театрыннан китә?!

Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша рус телендә уйный башлаячак. Үзенең «Театр на Булаке» театры спектаклендә катнашачагы турында «Татар-информ» хәбәрчесенә актер үзе хәбәр иткән.

«Театр на Булаке» театры үз репертуарында уңышлы барган әсәрләренең берсен яңадан сәхнәгә кайтара – Э.Э.Шмиттның «Мсье Ибрагим» трагикомедиясен яңартып чыгара. 28 сентябрь көнне театрда премьера. Ибраһим ролендә Камал театрыннан чакырылган артист Фәнис Җиһанша уйнаячак. Спектакльне Искәндәр Нуриҗанов чыгара һәм үзе үк уйный да.

Рус телендә уйнарга алыну сәбәбен Фәнис Җиһанша пьесаны бик яратуы һәм бик чакырулары белән аңлата. «Аларның бу рольдә уйнаган актерлары киткән. Бу рольдә сезне генә күрәбез дип тәкъдим белән чыккач баш тарта алмадым инде», — ди актер.

«Татар-Информ»


Фәнис Җиһанша татар театрыннан китә?!” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ