Казанда 53 ел эчендә беренче тапкыр..!

Быел Казанда 53 ел эчендә беренче тапкыр кар катламы иртә яту теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»га бүген КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова хәбәр итте.

«Бүген Казанда беренче кар катламының барлыкка килүе теркәлде. Әгәр дә кар төнлә явып иртәнгә кадәр эремәсә, без моны беренче кар катламы ятуы дип саныйбыз. Мондый хәл шәһәрдә 1966 елдан бирле беренче тапкыр күзәтелә. Моңа кадәр иң иртә кар катламы 1978 елның 3 октябрендә билгеләнә. Әмма беренче кар катламы тотрыклы булмый һәм ул көн дәвамында эри», — диде ул.

Мәдинә Шәрипова шәһәрдә һава торышын күзәтү тарихы 1875 елдан бирле бара, әмма беренче вакытта кар катламының беренче урнашуын исәпкә алу алып барылмаган, дип өстәде. Шунысын да әйтергә кирәк, алдагы елларда кар сентябрьдә һәм аннан алдарак та яуды, тик ул җирдә ятмыйча,бик тиз эри иде.

Беренче катламының уртача барлыкка килүе, гадәттә, Казанда якынча 27 октябрьдә теркәлгән. Эреми торган тотрыклы кар катламы, гадәттә, 19 ноябрьдә ята. Бүгенге төндә шәһәрдә барлыгы 6,6 мм кар яуды. Явым-төшемгә килгәндә, 1 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр нибары 19 мм яисә айлык норманың 37 проценты гына яуган.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү