Кәбестә эченнән… акча чыга 

Игенчелек һәм терлекчелек тармагындагы бәяләр тотрыклы булмау сәбәпле, бу кәсеп белән көн итүчеләр кайбер елларны авыр хәлдә кала. Аннан соң, яшелчәчелек белән чагыштырганда, игенчелектә уңышы да азрак бит әле.  Яшелчә үстереп, бер гектар мәйданнан күпме табыш алып булуын без Кукмара районы яшелчәчеләре мисалында карадык.

Районда мондый мәйданнар елдан-ел арта. 2017 елда – 85, узган ел – 88 булса, быел 120 гектарга кадәр җиткән. Кәбестә, суган, б

әрәңге, кишер, чөгендер, хәтта сарымсакка кадәр үстереп сатучылар яши Кукмарада. Без исә Зур Сәрдек авылына барып, уңган халыкның яшелчә үстерү осталыгын күреп кайттык. Биредә һәм күрше-тирә авылларда яшәүчеләр: “Яшелчәләргә һәрвакыт ихтыяҗ бар, бәяләре дә чагыштырмача тотрыклы, шуңа күрә бу эш белән шөгыльләнү табышлырак”, – дигән фикердә.

Бер гектардан – 120 тонна уңыш

Иң элек ун гектар мәйданда кәбестә үстерүче Хәмзә Хисмәтуллин хуҗалыгына бардык. Зур басуда яшелчәнең иртә җитешә торган сортлары да, киләсе елның июненә кадәр сакланучы соң өлгерә торганнары да бар. Яңа танышыбыз фермерлык эше белән 1991 елдан бирле шөгыльләнә булып чыкты. Ашлык, бәрәңге иккән чаклары да булган. Узган елларда кишер, чөгендер дә үстереп караган, быелдан исә бары тик кәбестәгә генә күчкән. Үз вакытында һәркайсы табыш кертсә дә, иң отышлысы дип кәбестә үстерүне тапкан.

– Чөнки бер гектардан 120 тоннага кадәр уңыш алып була. Чагыштыру өчен, бер гектар мәйданнан җыеп алына торган ашлык күләме уртача 2 тоннаны тәшкил итә. Базар бәяләре бер үк булган очракта да, табыш бермә-бер артык бит, – ди Хәмзә абый.

Дөрес, акчасы кесәгә шома гына керми шул. Табышын алганчы, башта үзеңнән чыгарырга, тырышырга, өйрәнергә, эзләнергә, ялгышырга, кабат эзләнергә, һәм җиде кат тиреңне чыгарып эшләргә кирәк. Күп кул көче кирәк булган хезмәтне авыл халкы ярдәменнән башка гына башкарып булмый. Мондый зур эшләр вакытында Хисмәтуллиннар да аларга таяна.

– Без кәбестәне 10-15 ел элек тә утыртып караган идек, тик ул вакытта әллә ни урнаштырып булмады. Шулай бервакыт бездән бәрәңге сатып алырга дип, бер абзый килде. “Мондый кәбестәне алмыйлар. Син Удмуртиягә барып карап кайт әле. Менә анда шәп үстерәләр аны”, – дип, бер адрес бирде. Без кәбестә никадәр зуррак булса, шуның кадәр яхшырак дип уйлый идек. Алай түгел, сатуга кечкенәләре кирәк икән. Ә марилар, удмуртлар кәбестәне чыннан да шәп үстерә! Менә кемнәрдән үрнәк алырга, сокланырга кирәк безгә. Аларда авылдагы халыкның 70 проценты яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Һәм шунысы кызык: кәбестәне бер грамм су сипмичә үстереп, бөтен Татарстанны, Мәскәү тирәләрен тәэмин итеп тора, – дип сөйләде фермер.

Урнаштыруга килгәндә, Хәмзә абыйның кәбестәләрен Киров өлкәсеннән, Себердән, Чаллыдан, Мәскәүдән килеп алалар. Шулай ук тозлауга да җибәрәләр.

– Татарстанда безнең продукцияне егылып китеп алалар, дип әйтә алмыйм. Казан кибетләрен Лаешның “Нармонка”сы, Арча фермерлары тәэмин итеп тора, күрәсең, – ди ул, нәтиҗә ясап. – Безнең дә тозлый, саклый торган сортлары бар. Эшкәртеп чыгарырга да булыр иде, тик аны кибеткә чыгару өчен документ мәшәкате күп. Шуңа күрә мин, үстергән кеше – үстерергә, тозлаганы тозларга тиеш, дип уйлыйм. Кәбестә үстерүнең зыяны юк.  Без үсентеләрен дә үзебез үстерәбез. Ләкин шунысы бар: монда бәя бик нык “уйный”. Ике ел рәттән 4-5 сумга саттык. Узган ел соңгы партияне 26 сумнан сатып җибәреп, ун көн узгач, 46 сумга сорап килделәр. Узган ел кыйммәт булгач, быел Россиядә аны күпләр утыртты. Үсәр өчен шартлар яхшы булгач, кәбестәне арзанрак бәягә сатарга туры килер, мөгаен.

“Суган – бик нәзберек культура”

Икенче тукталышыбыз орлыклык суган үстерүче Җәүдәт Йосыпов басуы булды. Моңа кадәр фермерлар турында күп язарга туры килсә дә, мондый төр эшчәнлек алып барган кешене беренче тапкыр очратуыбыз иде. Ул карабаш (чернушка) һәм сенчик орлыкларын җитештерә. Сенчик суганының уңышы, барлык шартларны үтәгәндә, гектардан 200 центнерга кадәр җитә, хәтта күбрәк тә була икән.

Җәүдәт Йосыпов – Татарстанның атказанган агрономы. Суган орлыгы үстерү белән кызыксына башлавы да колхозда эшләгән елларына туры килә. Пенсиягә чыккач, мәйданнарны акрынлап арттыра барган. Шулай итеп, ике гектардан башланган эш, үрчеп китеп, алты гектар җиргә кадәр җиткән.

– Орлык суганы – бик нәзберек культура. Корылыкка бик сизгер. Суганга су сибәргә кирәкми, дигән фикер дөрес түгел. Ул да дөге шикелле үк су ярата. Кыягы үсеп, башы тулылана башлаганчыга кадәр дымы да, вакытында ашламасы да, кояшы да кирәк, – ди ул.

Чыннан да, суган гына димә икән. Үстерүе дә, мәшәкате дә шактый булып чыкты. Белемең, тырышлыгың, алга карап эш йөртү сәләтең булмаса, башкарып чыгарга авыр хезмәт.  Орлык алыр өчен, суганны өч тапкыр утыртырга кирәк. Шушы вакыт эчендә генә ул, тулы цикл узып, без бакчаларга утырта торган суган булып җитешә.

– Суган гына бит инде ул, дип уйлап эш башлаучылар булды. Ләкин соңыннан кул селтәделәр. Аның өчен уңдырышлы җир кирәк. Мәк шикелле вак кына орлыкны утыртырга, яңгыр яумаса – суын, чүп үләннән саклар өчен  гербицидын сибәргә кирәк. Бөтенесе дә – кул белән эшли торган хезмәт бит,  – ди ул.

Эш башлаганда, чыгымнар тагын да күбрәк була. Табышын алыр өчен эшнең җайга салынып китүе кирәклеген әйтте. Шулай да, барлык серләрен ачып бетермәсә дә: “Файдасы яхшы, яшермим. Башкача булса, шуның кадәр мәшәкатьләнеп үстермәс тә идек”, – дип куйды. Чернушканың килосы 600 сумнан йөри, ди.

Суганны үстерү генә түгел, саклау да мәшәкатьле икән.

– Һәр нәрсәнең үз авырлыгы бар инде, – ди ул. – Суган җитешә башлагач, җирне трактор белән күтәртеп, йомшартып чыгабыз. 15-20 көн кипкәннән соң, хатын-кызлар җыеп ала да иләгеч белән или. Аннан соң җилләнгәч, капчыкка тутырып, складка кайтарып салабыз. Яңадан шуны чыгарып, начарларын аралыйбыз. Саклауга куйгач та, көн саен карап, тикшереп торырга, ике-өч көнгә бер җилләтергә кирәк. Техникасына кадәр барысын да үзебез ясадык. Мәшәкате күп булса да, табышы кулга кергәч, күңелләр күтәрелеп, бирелеп эшлибез инде.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү