Үлемгә китерүче 3 төп сәбәп

«Дөньяда ел саен йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан17 миллионлап кешенең гомере өзелә. Вакытында табибка мөрәҗәгать иткән очракта үлем куркынычын 80 процентка киметергә мөмкин», – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким. “ВТ” хәбәрчесе матбугат очрашуына баргач, йөрәген тикшертеп кайтты.

Кан басымы күтәрелү, ишемия, инсульт үлемгә китерүче төп сәбәпләр булып санала. Татарстанда да йөрәк-кан тамырлары авырулары арту күзәтелә. 2019 елда гына да кискен коронар синдромнан 9 мең кеше хастаханәдә дәваланган. Табиблар “Сәламәтлек” илкүләм проектына өмет баглыйлар: йөрәк-кан тамырлары авыруларының дүрттән бер өлешен киметергә исәпләре. Моның өчен илдәге йөрәк-кан тамырлары үзәкләрен һәм бүлекләрен заманча итеп җиһазландырмакчылар.

Казандагы МКДЦның кардиохирургия юнәлеше җитәкчесе Роин Джорджикия белдергәнчә, кешеләр профлактикага аз игътибар бирә. Бүген операция ясатучыларның уртача яше 70кә җиткән. Республикада 2011 елдан йөрәкне күчереп утырту  операцияләре  ясыйлар. Бу инде соңгы чик. Республикада башка кеше йөрәге белән яшәүче 7 кеше бар, барысының да хәле яхшы икән. “Быел ике кеше мондый операция кичерсә, тагын икене планлаштырабыз. Бу донор йөрәк булудан тора”, – ди Роин Джорджикия.

Кызганыч, йөрәк авырулары өлкәннәрдә генә түгел, балаларда да күзәтелә. Мең сабыйның һәр җиденчесе йөрәк зәгыйфьлеге белән туа икән. Балалар кардиологы Динара Садыйкова белдергәнчә, монда бердәнбер ысул – нәселдәнлекне тикшерү.

– Генетикасын белсәң, күп авыруларны дәвалап була. Йогышлы авырулар булганда  йөткерү, борынга томау төшү, температура күтәрелү кебек билгеләр күзәтелә. Балаларда йөрәк-кан тамырлары авыруы буенча клиник күренешләр юк. Диспансеризация үткәндә өлкәннәрнең холестерины тикшерелсә, балаларда исә профилактик анализларда аны ачыклау каралмаган. Моны скрининглар аша белергә мөмкин. Бүген махсус программа нигезендә гаиләләрдә гиперхолестериномияне ачыклап була. Гаиләдә берәрсендә булса,  балага да табибка күренергә кирәк дигән сүз, – ди Динара Садыйкова.

Һава торышы кинәт үзгәргәндә йөрәк чирләре 1,5 тапкыр арта икән. Шуңа күрә  авыруларга көн суытканда, кар яуганда урамга чыкмаска киңәш итәләр. Бу йөрәккә көч китерергә мөмкин.

Зөлфия Ким профилактикага игътибар итәргә куша, ләкин халыкның моңа әллә ни исе китми икән.

– Россиядә диспансеризация нәтиҗәләренә килгәндә, халыкның 20 проценттан артыгына йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшү куркынычы яный. Без монда кан басымы, атеросклероз белән интегүчеләрне әйтмибез, алар күп. Беренче чиратта, тәмәкедән баш тарту кирәк. Россиядә ел саен 300 мең кеше тәмәке тарту аркасында үлә. Тәмәке тарту инсульт, инфаркт очракларын 2-3 тапкыр арттыра. Кальян, электрон тәмәке, энергетик эчемлекләрдән тыелырга кирәк. Гомумән, көнгә бер тәмәке дә тартырга ярамый, – ди Зөлфия Ким. – Гәүдә авырлыгы арту, дөрес ашамау да файдага түгел. Күп итеп баллы һәм тозлы ризыклар ашамагыз! Аш тозын тәүлеккә 5 граммнан арттырырга ярамый. Көнгә 10000 адым ясарга онытмагыз! Психик кичерешләрне дөрес кабул итәргә өйрәнегез!

Казанда Бөтендөнья йөрәк көне уңаеннан төрле чаралар үтәчәк. 24 сентябрьдә “Казан ярминкәләр” үзәгендә кардиологлар белән киңәшләшә аласыз. 29 сентябрьдә Казансу яр буенда “10 мең адым” дигән чарада табиблар сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләячәк.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү