Әйләнә-тирәсе гөрләп торса да, ул барыбер ялгыз иде. Язучы, шагыйрь, хәтта продюсер буларак та, аның өчен беренче урында иҗат булды. Андыйлар башка юк. Булсын иде. Чөнки сүзе җитми, үзе җитми. Бу фикерләр Илфак Шиһаповның “Кеше эзлим” китабын тәкъдим итүгә багышланган матбугат чарасында яңгырады.
Китапның төзүчесе, газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова басмага исемне Илфак Шиһаповның җырыннан алынганын әйтте. Үзе башкарган алты җырның берсе дә булган икән әле ул:
– Әлеге китап бәлки Илфак исән чагында ук чыгарга тиеш булгандыр. Кызганыч, шундый бай иҗатлы кешенең бүгенге көнгә кадәр саллы китабы юк иде. Без кешенең кадерен үзе киткәннән соң беләбез. Шуңа күрә китапның да кадере артадыр. Әлеге китапны чыгару идеясе Илфакны җирләгәч үк килде дисәң дә, ялгыш булмас. Минем аның исемен мәңгеләштерәсем килде. Бу китап 50 яшьлегенә чыгасы иде, әмма юридик сораулар туу сәбәпле, ул бераз кичектерелде. Соң түгелдер. Басма социаль әһәмиятле китаплар исемлегенә кертелде. Димәк, зур өлеше китапханәләргә таралачак. Биредә аның журналист булып формалашкан чорыннан тупланган әсәрләре басылды.
Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин исә китапның кабат бастырылу ихтималы зур булуын искәртте:
– Китапның фәлсәфилеге исемендә үк чагыла. Заманында Диоген дигән фәлсәфәче көндез чыра яндырып, кеше эзлим, дип йөргән. Илфакның да “Кеше эзлим” дигән җыры бар һәм ул китапта урын алган. Бу басма 2200 данәдә чыкты. Аның 1700е – китапханәләргә, 500е нәшрият кибетләренә юлланды. Аның сиксәне инде сатылган. Мондый темплар белән сатылса, кабатлап бастыру ихтималы да бар. Интернетка әлеге китап турында хәбәр элгәч, хәтта Австралиядән дә аны сорап язучылар булды.
Кеше эзләгән, ләкин тапканмы соң? Якын дусты Гөлнара Сабирова тапкан дигән фикердә:
– Моңа аның иҗаты дәлил. Ул беркайчан да кешеләрне дәрәҗәләргә бүлмәде. Кешене фәкать фикеренә, тормышка карашына карап бәяләде. Дуслары күп, иң якыннары бармак белән генә санарлык булды. Аның белән сөйләшеп утыру – тормыш мәктәбе, Илфак – үзе бер дөнья иде. Янында кешеләр күп булуга карамастан, аның дөньясына бик азлар гына үтә алды. Дөрес, без аның белән дуслар идек, дип кычкырып йөрүчеләр булды, ахырдан, без аның белән укыганда бер тулай торакта яшәдек, дигәннәре дә табылды. Гәрчә Илфакның югары белеме булмаса һәм тулай торакта беркайчан да яшәмәсә дә.
Очрашуда Илсөя Бәдретдинова белән татар эстрадасына яңа юнәлеш алып килүе дә искә алынды. Башта социаль эчтәлекле җырлар иҗат итүләре, соңрак кеше психологиясенә басым ясаулары һәм моны тормышларның җайлануы белән аңлатуы сагынып сөйләнде. Җырчы Айсылу Габдинова ничек кенә алсак та, Илфакны кабатланмас кеше, дип саный һәм башка андый продюсер булмавын да искәртә:
– Аның вафатыннан соң тормыш икегә бүленде. Хәзер уйлыйм да, андый кешеләр башка юк, дигән нәтиҗәгә киләм. Ул шулкадәр эчкерсез, интервьюларын тыңлап карасаң да, турыдан әйтүе белән башкалардан аерылып торуы күренә. Татар эстрадасында революция ясады дисәң, ялгыш булмас, мөгаен. Ул иҗат иткән җырларда – дөреслек, бизәксез чын тормыш. Ул бик кызык һәм сәер кеше иде. Мәсәлән, машинаны туктатып, берәр далада чәчәкләр иснәп йөрергә, йөгерергә, чабарга мөмкин. Ул – табигать баласы. Менә шушы сыйфатыннан чыгып та, андый продюсерлар юк дип әйтә алам. Чөнки эстрада – бизнес, продюсерларны беренче чиратта акча эшләү кызыксындыра. Ә аны иң беренче чиратта иҗат кызыксындырды. Концерттан бер тиен акча эшли алмаса да, бүген сәхнәдә теләгән әйберемне күрдем, дип шатлана иде. Ул үзе белән эшләгән кешеләрне илһамландыра, мактый, ышанычны арттыра белде. Шатланса, чын күңелдән шатлана, моңсуланса, чын күңелдән моңсулана иде.
Илсөя Бәдретдинова исә Айсылуның 15 кешегә концерт куйган бар дигәненә каршы, минем заманда концертка ул хәтле кеше килсә дә сөенә идек, дип искә алды:
– Чөнки башка төрле җырлар белән чыктым. Ул вакытта миңа нибары 20 яшь иде. Мондый җырларны халык алдына чыгып җырлау, шуның кадәр тәнкыйтькә чыдау өчен артык нык яратырга һәм тиле булырга кирәк булгандыр. Ул текстлардан хәзер чәчләрем үрә тора. Яшь вакытта нәрсә җырлаганымны бик аңлап та бетермәгәнмендер инде. Тамашачы күзлегеннән карыйм да, әле дә килгәннәр дим. Шул вакытта ук әле дә бәреп үтермәгәннәр дип шөкер итәм. Төрле хәлләр булды. Ләкин ул заманда нәкъ шулай кирәк иде.
Татар теле өчен кызу бәхәсләр булганда аның сүзе җитми. Бусы – Гөлнара Сабирова сүзләре. Ул, әлбәттә, үзенең сүзен әйтер иде. Без исә бәяләр идек. Тик безнең бәя кирәкме икән аңа? Кызы Зәринә хушлашканда, әти, мин синең белән горурланам, дигән булган. Аның өчен иң кирәкле, иң зур бәя шулдыр ул.
Гөлинә Гыймадова
P.S. Очрашуда “Ватаным Татарстан” газетасы Татарстан китап нәшрияты белән берлектә үткәргән викторинаның җиңүчесе дә игълан ителде. Илфак Шиһаповның китабы Әтнә районының Ташчишмә авыл китапханәсе хезмәткәре Нәзирә Габдрахмановага тапшырылды. “Халыкка нәкъ менә шундый гади, уйландыра торган китаплар кирәк”, – диде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Чын мәгънәсендә Шәхес булган… Җырларын көне-төне тыңлыйм. Урыны оҗмах түрендә булсын.