Татарстанда аналог телевидение тапшырулары кайчан туктатылачагы билгеле булды

Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстанда аналог эфир телетапшырулары тагын 20 көннән — 14 октябрьдә туктатылачагын искәртә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Цифрлы телевидениегә кушылу һәм телетапшыруларны инде хәзер үк югары сыйфатта карау өчен алдан ук җиһаз сатып алырга киңәш итәбез», — диелә хәбәрдә.

Әгәр телевизор экранында федераль канал янында «А» хәрефе торса, димәк, аналог телевидение эшли һәм телевизорны цифрлы сигнал кабул итүгә әзерләргә кирәк.

2012 елдан соң чыгарылган заманча телевизорлар өчен бары тик антенна гына кирәк булачак. Телевизорларның иске модельләре өчен цифрлы приставка сатып алырга кирәк. Приставка теләсә кайсы электроника кибетендә яки почта бүлегендә сатыла.

Цифрлы телевидениене тоташтыру буенча тулырак мәгълүматны 8-800-222-87-16 кайнар элемтә телефоны аша белергә була.

 


Татарстанда аналог телевидение тапшырулары кайчан туктатылачагы билгеле булды” язмасына фикерләр

Фикер өстәү