Сентябрь ахырына кадәр 52 меңгә якын россияле эшен югалтырга мөмкин

Сентябрь ахырына кадәр Россиянең 51,6 мең кешесе эшсез калырга мөмкин. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтама белән «Известия»газетасы яза.

Сүз штатны кыскарту яки компанияне бетерү күздә тотылу сәбәпле,  эш урыннарын югалтучылар турында бара. Шул ук вакытта  «вакытлы хезмәт килешүе тәмамланган яки пенсиягә чыгарга тиешле кешеләр турында мәгълүматлар күрсәтелми», дип билгеләп үтә басма.
Эшкәртү сәнәгатендә иң зур кыскартулар – 12,6 мең кеше, дәүләт хезмәтендә – 7,7 мең һәм мәгариф өлкәсендә – 5,2 мең кеше булыр дип көтелә.

Хәер, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының персонал белән идарә итү кафедрасы профессоры Александр Сафонов реаль кыскартуларның, кагыйдә буларак, статистикадан масштаблырак булуына игътибар итте, чөнки күп кенә очракларда хезмәткәрләр яклар килешүе буенча китә яки үз теләкләре белән китү турында гариза яза.


Фикер өстәү