Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасын Татарстан Президенты сайтында карап булачак

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итә. Сәгать иртәнге унда буласы чара Казанда С.Сәйдәшев ис. Зур концертлар залында үткәрелә.

Тантанада Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, ТР учреждениеләре һәм предприятиеләре вәкилләре катнаша.

Чараның туры трансляциясе Татарстан Президенты сайтында оештырылачак.


Фикер өстәү