Айрат Фәррахов: “Татарстан Президенты төгәл план төзеде”

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның VI чакырылыш Дәүләт Советына Юлламасына карата фикере белән уртаклашты. “Татарстан Президенты төгәл план төзеде”, – диде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

– Рөстәм Миңнеханов бик тыныч, әмма шул ук вакытта ачык һәм төгәл итеп Татарстанның бүгенге хәлен тасвирлады, киләчәккә планнарын җиткерде. Республикада гына түгел, гомумән бөтен илдә вазгыять гадәти түгел. Без бюджетны моңа кадәр булмаган яхшы керем белән кабул итәбез, әмма халык ярлылына, икътисад төшә. Чынлыкта көенергә дә, сөенергә дә белмәссең. Ә менә Татарстан Президенты анык план төзеде. Бу ситуациядән ничек итеп уңышлы файланырга мөмкин булуын билгеләде, – диде Фәррахов.

Депутат фикеренчә, Президент төп игътибарны Татарстан халкын һәм аның иминлегенә юнәлтте.

– Миңа аның: “Хөкүмәт вәкилләренең эшчәнлеген билгеләндә төп күрсәткеч ул – халыкның ышанычы”, – дигән фикере аеруча ошады. Безгә әлеге ышанычны яуларга һәм сакларга кирәк, – ди Фәррахов. – Минем үземә сәламәтлек саклау өлкәсе якын, әлбәттә. Барлык поликлиникалар төзекләндерелде. Хәзер станционарларда ремонт эшләре башланачак. Медицина ярдәменең сыйфаты һәм классификациясе мәсьәләсе хәл ителәчәк. Диспансерлаштыру да “исем” өчен генә түгел, ә сыйфат өчен үткәреләчәк. Мәгариф өлкәсенә дә зур бурычлар йөкләнде. Гомумән алганда, халыкны борчыган барлык сораулар да яңгырады Юлламада. Без халык белән очрашкан вакытта да нәкъ менә шушы мәсьәләләр күтәрелә. Моннан тыш, миңа ТАССР оешуга 100 ел уңаеннан үткәрелә торган чараларга да зур урын бирелүе ошады, чөнки бу Россия дәрәҗәсендә дә бик мөһим. Тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлдерәсем килә: беренче тапкыр Юллама белән мөрәҗәгать итү чарасына җитәкчеләр генә түгел, ә республика икътисадына өлеш кертүче гади кешеләр дә чакырулы иде. Республикада җитештерелә торган сөтнең яртысы шәхси хуҗалыкларда савыла. Аларны монда күрү шулай ук яхшы. WorldSkills чемпионатында үз көчләре белән җиңү яулаган яшь егет һәм кызлар да чакырулы иде. Мондый гадәт алга таба да дәвам итсә, бик яхшы булыр иде.


Фикер өстәү