Буаның барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре биш көнлек эш режимына күчкән

Сентябрьдән шәһәрдә барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре биш көнлек эш режимына күчте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район мәгариф идарәсе методисты Рамилә Хәбибуллина сүзләренчә, әлеге яңалык район башкарма комитетының агымдагы елның 28 маендагы карарына нигезләнеп башкарыла. Анда шәһәрнең унөч мәктәпкәчә мәгариф учреждениесен агымдагы елның 1 сентябреннән алтыдан биш көнлек эш режимына күчерү турында әйтелә.

Белгеч әйтүенчә, моңа кадәр мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларның шимбә көнне бакчага йөрү мониторингын алып барганнар. Анализлау йөрүчеләр санының аз булуын күрсәткән. Бакчаларда ул кайбер атнада хәтта 10 процентка да тулмаган.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү