Барнаулда самолетны утыртканда зыян күрүчеләр саны 56 кешегә кадәр арткан

Барнаул аэропортында шасси баганасы янган Azur Air авиакомпаниясенең Boeing 767-300 самолеты каты утырту нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны 56 кешегә кадәр арткан.

Бу хакта бүген Россия Тикшерү комитетының транспорт буенча Көнбатыш Себер тикшерү идарәсеннән хәбәр иттеләр.

«Зыян күргән пассажирларның берсе хастаханәдә», — дип хәбәр итә ТАСС. Калган пассажирларның өйләренә кайтуы билгеләп үтелә. Элегрәк 49 зыян күрүчү турында хәбәр иткәннәр иде.

Кичә, Мәскәү вакыты белән 21.13 сәгатьтә, Барнаул аэропортына каты рәвештә самолет утыртыла.  Boeing бортында 341 кеше, шул исәптән экипажның 10 әгъзасы була. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Вьетнамнан килгән авиалайнер бортында шассиның уң ягы төтенли башлаган.

Фото "Известия" сайтыннан алынды.

Фикер өстәү