Роспотребнадзор балалар белән бәйле оешмаларны 4,2 млн сум штрафка тарткан

2019 елда Роспотребнадзор җәйге лагерьларны 4,2 млн сумга штрафка тарткан. Төп хокук бозулар территорияне карап тотуга һәм балаларны тукландыруны оештыруга кагылган. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсендә хәбәр иттеләр.

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында Татарстанның контроль-күзәтчелек органы 118 шәһәр яны лагерен һәм каникуллар вакытында көндезге ял итүче 453 лагерьны тикшергән.

«Ачыкланган хокук бозуларның иң күп өлеше — 40,7% — территорияне карап тотуга кагылышлы хокук бозулар, 39,2% — туклануны оештыруда хокук бозулар, 15% — гомуми файдаланудагы урыннарны карап тоту, 3,8% — су эчү режим оештыру, 1,1% — урнаштыру шартлары; 0,2% — су белән тәэмин итү», — дип билгеләп үтте белгечләр.

2019 ел нәтиҗәләре буенча штрафларның гомуми суммасы 4,2 млн сум тәшкил итә, ә штрафларның уртача суммасы 3 мең сум.


Фикер өстәү