Тикшерүчеләр сукбай этләрнең Казандагы трамвай депосына кем сөякләрен алып килүен ачыклый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.
«22-23 сентябрьдә Казанның Себер тракты урамындагы трамвай депосы территориясендә кеше калдыклары табылды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, калдыклар берничә ай элек вафат булган кешенеке», – дип ачыклык кертте Шептицкий.
Сөякләр кеше үлеменең сәбәпләрен ачыклаучы экспертизага җибәрелгән. Калган тән өлешләренең урыны ачыклана.
«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.