Аз булса да начар, күп чыкса да кыен. Хуҗалыкларда чөгендер уңышы җыю ничек бара?

Шикәр чөгендере үстерү белән күптәннән шөгыльләнүче хуҗалыкларның да баш авыртуына әйләнгән бер хәл бар. Ул да булса уңышын җыйганда, төягәндә һәм бушатканда төрле югалтуларның күп булуы. Тәҗрибәле белгечләр әйтүенчә, вакытында тиешле чарасын күрмәгәндә, уңышның өчтән береннән колак кагуың бар.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтүенчә, соңгы берничә тәүлекне исәпкә алмаганда, һава шартлары чөгендер үстерүчеләр өчен генә түгел, комбайнчылар өчен дә  зарланырлык булмады. Һәрхәлдә, иң күп чөгендер игүче Буа районы хуҗалыкларында чөгендер уңышы җыюда эшләгән 25 комбайнның берсе генә дә ватылып яисә явым-төшем аркасында эштән туктап калганы юк. Зәй һәм Сарман районы хуҗалыкларында бу эш оешкан төстә бара,  ди министр урынбасары.

Апас һәм Буа якларында сентябрь аенда олы юл тирәләре машинадан коелып калган чөгендер белән тула иде. Быел исә ник берсен күрим! Югыйсә чөгендер белән шыплап тутырылган авыр йөк машиналары әледән-әле күзгә чалына. Сер түгел, башка елларда заводка чөгендер тапшырырга килүчеләрдән зар сүзләрен байтак ишетергә туры килде. Тәүлек буе чират торучылар да булгалады. Быел исә шикәр заводы тирәсендә бернинди ыгы-зыгы сизелми.

– Узган еллардагы кимчелекләрне исәпкә алып, шикәр чөгендере кабул итүне планлы рәвештә алып барабыз. Бушату урыннары да инвестор һәм фермер хуҗалыкларының ничә гектар чөгендер үстерүенә карап, гадел бүленде. Һәркемгә уңайлы булсын өчен кайсы хуҗалыклардагы чөгендер  уңышының күләме, транспорт мөмкинлекләре – барысы да исәпкә алына, – ди “Ак Барс” холдинг компаниясенең генераль директоры урынбасары Камил Галиев.

Шунысы кызык: чөгендер уңышын вакытында җыеп алу мәсьәләсенә килгәндә, хәтта тәҗрибәле агрономнарның да фикерләре төрле. Берәүләр аны тиз-арада җыеп алу ягында, икенчеләр көз көне чөгендернең авырлыгы гына түгел, шикәре дә арта, дигән фикерне алга сөрә. Һәркайсы үзенчә хаклы бугай. Тик, шунысы да бар: көзге яңгырларга, үтә суыкларга калсаң, югалту күләме дә бермә-бер артырга мөмкин. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре әйтүенчә, безнең шартларда чөгендер уңышын җыеп алуны сентябрьнең урталарында башлап, октябрь аеның беренче ункөнлегендә тәмамлау яхшы.

“Чөгендер җыю агрегатының ничек эшләвен сменага ким дигәндә биш тапкыр тикшереп карау кирәк. Яфраклары кирәгеннән артык күбрәк яки кыскарак киселергә тиеш түгел. Комбайн зуррак тизлек белән барса, чөгендерне алып бетермәсә – югалтулар арта. Иң мөһиме – чөгендерне имгәтүдән саклау. Җирдән казып алганда  зыян салынса, чөгендерне озак саклап булмый, бик тиз черергә мөмкин”, – дип кисәтә белгечләр.

Ел саен 3 мең гектардан артык чөгендер үстерүче Апас районы “Зөя” хуҗалыгы җитәкчесе Марат Хәсәнов әйтүенчә, әлеге культураның уңышын җыйганда, комбайнчыларга да, белгечләргә дә  игътибар бермә-бер арта. Үзара ярыш шартларында техникадан нәтиҗәлерәк файдалану, төрле югалтуларга юл куймау да бик мөһим. Тиен сумнар саклый, дигәндәй, болар барысы да  керемнәр артуга уңай йогынты ясый, ди Марат Хәсәнов.

Матди кызыксындыру чаралары дигәннән, Сарман районының “Җәлил”, “Сарман”, “Нөркәй” агрофирмаларында да югалтуларга юл куелмый, диләр.  Биредә чөгендер җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин кырга барып акчалата бүләк өләшә. Чөгендер уңышы җыюда көнне төнгә ялгап эшләүче алдынгы механизаторлар Дамир Моратов, Ринат Илдарханов, Илфат Йосыповлар әйтүенчә, мондый игътибар булганда, вакыт белән дә исәпләшми, гел эшлисе килеп тора.

Кайбыч районы “Золотая Нива” хуҗалыгында да чөгендер иң табышлы культура булып исәпләнә. Быел аны 1200 гектарда үстергәннәр. Барлык төр агротехник чараларны вакытында үтәп барганга, быел аның уңышы гектарыннан уртача 450 центнердан артып китә.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сүзләренә караганда, чөгендерне күпләп үстерүче фермер хуҗалыклары да быел эшкәртүче предприятиеләр белән исәп-хисап ясауны үзләренә ничек отышлы – шулай килешкән. Кайсылары – шикәр комы, кайберләре “алтмышка – кырык” схемасы белән эшли. Әмма бездә уңыш аз булса да начар, күп булса да кыен. Чөнки күп чыкса, шикәр бәясе төшә башлый. Шикәр комына сорау бик зур, анысы. Бәясе дә әлегә арзан дип әйтеп булмый. Кыскасы, шикәр чөгендере үстерүче хуҗалыклар быел да әлеге культурадан ярыйсы гына табыш алачак,  ди Николай Титов.

Камил Сәгъдәтшин

Сан

Татарстан хуҗалыклары 67 700 гектар чөгендер үстерә. Шул исәптән, Зәй районында – 9337, Буа районында – 8929, Сарман районында – 8493, Тәтеш районында – 5778, Нурлат районында – 5400, Минзәлә районында  5032 гектар чөгендер үстерәләр.

Әлегә 21 600 гектардан 1 миллион тоннага якын чөгендер уңышы җыеп алынды. Уртача күрсәткеч – бер гектардан 423 центнер.

“Буа шикәре” җәмгыяте карамагындагы эшкәртү предприятиесе тәүлек саен – 8200,  “Зәй шикәре” – 3700, “Нурлат шикәре” 1700 тонна чимал кабул итә.

Ел башында Татарстанда бер кило шикәрнең уртача бәясе 41 сум 10 тиен булса, хәзер ул 38 сум 60 тиен тора.

 


Фикер өстәү