Апас районының яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр

Апас районы башлыгы вазифасы бүген Татарстанның Төп инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Равил Хисаметдиновка йөкләнде. Район Советы утырышында аның кандидатурасын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдим итте һәм депутатлар аны бертавыштан хуплады.

«Эш тәҗрибәсе булган яңа башлык, шул исәптән Апас районында да, кешеләрне, команданы, проблемаларны һәм бурычларны белә. Районга бик уңышлы килеп керде. Алга таба муниципалитетның социаль-икътисади үсеш бурычлары белән тагын да масштаблырак шөгыльләнәчәгенә шик юк», – диде Марат Әхмәтов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына.

Ул депутатларның районның элеккеге башлыгы Рәшит Заһидуллинны зур хөрмәт белән озатуларын һәм эшкә яңа билгеләнүне уңай бәяләүләрен әйтте.
«Яңа кандидатураны хуплап кабул иттеләр. Ул Апас районыннан депутат булу сәбәпле, аны шунда ук башлык итеп сайладылар», – дип үз фикерләре белән уртаклашты Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү