Кытай компаниясе Алабугада елына 200 мең тонна нәрсә җитештерергә планлаштыра?

Кытайның Sichuan Golden — Elephant Sincerity Chemical компаниясе «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә елына 200 мең тонна аммиак, химия продукциясе һәм минераль ашламалар җитештерү өчен 400 млн АКШ доллары кертергә планлаштыра. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Кытай Халык Республикасы белән сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирә. Моның өчен республиканың төп предприятиеләре потенциалы һәм «Алабуга» зонасы инвесторлары өчен уңайлы шартлар кулланыла. Махсус икътисади зона мәйданында Тяньцзинь икътисади үсеш зонасы белән актив эш алып барыла», – диде.

Хәзер Кытайның химия продукциясе һәм минераль ашламалар җитештерүче Sichuan Golden-Elephant Sincerity Chemical компаниясе белән хезмәттәшлек оештырылган, дип хәбәр итте Лилия Галимова. Яңа производствоның еллык куәте 80 мең тонна меламин, 200 мең тонна аммиак һәм 460 мең тонна карбамид булыр дип планлаштырыла.

«Инвестицияләр күләме 400 млн доллар күләмендә бәяләнә, 500 эш урыны булдыру планлаштырыла», – дип нәтиҗә ясады Казан Кремле вәкиле.

 


Фикер өстәү