Нинди суган файдалырак?

Суганның әчелеге андагы эфир майлары, төгәлрәк әйткәндә, күкертле гликозидлар микъдарына бәйле. Күпләр баллы суганда шикәр күбрәк дип уйлый. Чынлыкта, андый суганда шикәр әчесенә караганда азрак.

Суганның әчелеге аны үстерү шартларына да бәйле. Торфлы туфракта ул, кәсле балчыклыдан аермалы буларак, эфир майларына баерак булып үсә. Эфир майлары аның үзәгенә таба арта бара. Суганның әчелеге саклануына да тәэсир итә. Әчесе яхшырак саклана. Чөнки эфир майлары микроорганизмнар үрчүгә киртә тудыра.

АКШ галимнәре, кеше көненә ярты суган ашарга тиеш, дип белдергән. Аны чи килеш ашау мәҗбүри түгел, ризыкка да кушарга була.
Суган ашказанының лайлалы тышчасын ялкынсындыра. Гастрит, колит, холецистит, ашказаны яки уникеилле эчәк җәрәхәте борчыганда, йөрәк ритмы бозылганда зыянлы.


Фикер өстәү